Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Минем әти турында

последние и лучшие новости искусства в мире

Ул безнең өчебез өчен төп кеше иде: әни, минем һәм сеңелем Резедә өчен. Ул кыю, көчле ихтыярлы һәм тырыш иде, кайвакыт каты, ләкин шулай да чиксез игелекле, юмарт һәм сабыр иде әтием. Аның белән без гөмбә, җиләк җыярга ярата идек. Бергәләшеп себеркеләр әзерләдек, печән чабарга йөрдек, кар чистарттык, утын өйдек, җыр белән бәрәңге алдык.

Әти-әни безне балачактан ук эшкә өйрәтте. Әти безнең өчен кышын таулар ясады һәм тормышның теләсә кайсы вакытында яныбызда булды. Ул минем иң яраткан әтием иде.

Әти 1962 елда Түбән Тәүде районының Бухтал авылында туа. Мөнирә һәм Рәшит Усмановларның өч уллары арасында ул уртанчысы иде. Рәүф, Шамил һәм Исмәгыйль һәрвакыт бергә булдылар: эштә, ял иткәндә һәм бер-берсенә ярдәм кирәк булганда. Бу - әти-әниләре тәрбиясе.

Абыйлы-энеле Усмановлар балачактан ук акыллы, эшчән һәм спорт сөючән иде. Күп еллар әти белән абыйлары спорт ярышларында катнаштылар, Мактау кәгазьләре бик күп аларның.

Безнең Мөнирә әби бик тә кыз булуын теләгән, тик кызы булмаган, Аллаһы Тәгалә аны берьюлы биш онык-кызлар белән бүләкләгән. Тик, кызганычка каршы, әбием бездән бик иртә китте. Ә бабаебыз Рәшит Усманов озак яшәде һәм күптән түгел - 2017 елда вафат булды.

Әти Бухтал урта мәктәбендә укыган, аның белән бер сыйныфта булачак хатыны - әнием Гөлнур Бикмулина да белем алган. Мәктәпне тәмамлап, әти Төмәнгә күчә, соңрак армиягә китә һәм хезмәттән кайткач, әнигә өйләнә. Армиядә әти үзенә максат куя: булачак гаиләсен үз фатирында яшәтергә тели һәм ул кайтуга ташчы булып эшли башлый, пенсиягә кадәр үз һөнәренә тугры кала. Әтинең тырышлыгы сәбәпле, без СССР таркалу, үзгәртеп кору елларында беркайчан да финанс проблемаларын белмәдек. Әти: «Кызлар яхшы ашарга, киенергә һәм проблемаларны белмәскә тиеш», - дигән уй белән яшәде. Бу чын ир-егетләр позициясе. Ул гомере буе эшләде, өстәмә сменалар алды. Төмәндә әтинең кул җылысы кергән биналар бик күп. Пенсиядән соң үзенә «Газель» йөк машинасы сатып алды һәм анда эшләргә бик яратты.

Юмор хисле иде ул, аның белән һәрвакыт сөйләшер сүз табыла иде. Без бер-беребезне сүзсез аңладык. Мин әти кызы идем.

Әти өчен гаиләсе һәрвакыт беренче урында булды. Гомере буена аның якын дусты - хатыны Гөлнур иде. Ул әнине бик яратты, алар һәрвакыт бергә булдылар, татар концертларына йөрергә яраттылар. Безне дә үзләре белән алдылар.

Татарстан буйлап сәяхәт итәргә, Гөлнур апа янында Апаста кунакта булырга яраттык.

Диңгездә дә ял иттеләр, әмма әтием диңгез буендагы ялны яратмады. Тик яту ошамый иде аңа, вакытны әрәм итү, ди иде. Свердловск өлкәсендә Миша абый һәм Сәвия апаларда булырга яратты.

Әти аралашучан кеше иде. Гомер буе балачак дуслары: Камил, Фаяз, Васька Воронцов белән аралашып яшәде. Апалары - игелекле Асия апа Әхмәдуллинаны һәм таләпчән Нәркәс апа Нәбиуллинаны яратты. Абыйсы Ринат Җаббаров, туганнары Азат Сираҗиев һәм Руслан Әхмәдуллин белән горурланды. Байкал авылында яшәүче Фәим абыйсы Латфуллин ошый иде аңа. Әнинең энесе Фәрит абый белән яхшы аралашты. Ул олы оныгы акыллы һәм тыныч Диананы яратты, икенчесе – минем иҗади Аделиям белән шахмат һәм шашка уйнады.

Асланның тууын көтеп алды. Оныклары белән хастаханә, чәчтарашханә һәм «диңгез сугышы» уйныйлар иде. Оныклары аңа сөттән коктейльләр һәм печеньелар пешерделәр.

Бу гадәти әйберләр, ләкин хәзерге вакытта безнең хатирәләр шулар белән яңара.

Племяннигы Рәшид малаедай иде, ул да тырыш һәм үҗәт булды.

Әтинең җанының киңлеге һәм игелеге үзе киткәннән соң ныграк ачылды. Ул киткәннән соң өч ел үтте, ләкин аның иске телефон номерына кешеләр шалтыраталар һәм кайгы уртаклашалар.

Мин бер нәрсәгә генә үкенәм, аңа «Янарыш»та чыккан аның өлкә мәчетләрен төзүе турындагы язмамны күрсәтмәдем. Аның бабасы Габдрахман бабай Җаббаров турындагы язманы яраткан иде, ул шул бабасына охшаган.

Әти 2019 елның маенда вафат булды. Без аны һичкайчан онытмабыз!

Ләкин тормыш дәвам итә: әниемнең биш оныгы бар. Әти төзегән йорт, яшелчә бакчасы аның истәлеге булып торалар.

Гөлназ УСМАНОВА, Төмән шәһәре
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836