#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нарат җиләген җыю

последние и лучшие новости искусства в мире

44-8Аккүлдә нарат җиләге җыю вакыты. Патша җиләге. Чөнки аны кайнатырга да, шикәр белән бутап куярга да, шулай гына калдырырга да була. Җиләк бозылмаячак. Үзе файдалы, әчкелтем.

Авылда нарат җиләге җыю чорында авыл буйлап акрын гына трактор бара һәм хатын-кызларны урманга җыя. Хатыннар һәм кызлар көпчәккә басып трактор арбасына җитез сикереп менәләр. Хатын-кызлар сәер киенгән, миңа - шәһәр кызына шулай тоелды. Озын җиңле күлмәк, штан, резин итекләр, башта яулык, куртка яки тыгыз пиджак.

Мондый киемнәр сазлыкта җиләк җыю өчен иң дөресе булды, еланнардан да, черкиләрдән дә коткарды. Чиләк һәм көянтә, рюкзаклар һәм каен тузыннан ясалган тартмалар. Нигә болай күп? Чөнки Аккүл хатын-кызлары эштә комсыз булганнар, урманга китәләр икән, тирә-юньдәге бөтен җиләкне җыеп бетермичән кайтмаганнар.

Сазлыкка юл якын түгел. Хатын-кызлар трактор арбасына утырып җыр сузалар иде. Килеп җитүгә, бер-берсенә комачауламас өчен, урман һәм сазлык буенча таралышалар. Урманда шау-шу куптарып сөйләшергә ярамый. Апам мине гел туктатып торды һәм: «Урман тынлыкны ярата, тыныч кына җый», - дия иде. Сазлыкта сазанак (багульник) исе килә, без еш кына йомшак мүккә ятып, әлеге искә рәхәтләнә идек. Өлкән апамның рекордын мин куып җитә алмадым, җитмәм дә. Яшь кыз вакытында күзәткән күренеш беркайчан да хәтеремнән югалмас: урманнан Фатыйма апа чыга, җилкәләрендә көянтә белән җиләк тулы ике чиләк, аркасында тулы рюкзак, кулларында да тулы чиләкләр. Бу күренешне күреп, мин авызны ачып калдым. Соклану һәм гаҗәпләнү биләп алды мине!

Әлмирә САЖИНА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836