Материалы

Ни чәчсәң – шуны урырсың

последние и лучшие новости искусства в мире

35-8Нәрсә ул бәхет? Аны һәркем үзенчә аңлый, үзенчә аңлата. Түбән Тәүде районының Казанлы авылында яшәүче Бикмуллиннар гаиләсендә ул менә болайрак чагыла: өч бала, тугыз онык! Һәркайсының үз мәшәкате, үз кайгысы, үз шатлыгы... Вахит белән Нураниягә шактый катлаулы тормыш юлы үтәргә, халык әйтмешли, шактый күп Лаеш шулпасын эчәргә туры килә. Кыю сүзле, эшкә уңган ирле-хатынлы Бимуллиннар зур стаж белән лаеклы ялга күп еллар элек чыкканнар. Бар гомерләрен, тырышлык-сәләтләрен туган совхоз-колхозларына багышлаганнар. Чын мәгънәсендә горурланырлык.

Киләчәккә олы ышаныч белән, үзгәртеп коруларга зур өметләр баглап яши гаилә. Кыенлыктан шәхси хуҗалык коткара. Мал-туар, каз-үрдәк, тавык, күркә, атлар асрыйлар. Кибетләре бар, чәчәкләр үстерергә яраталар. Менә шушы хакыйкатьне онытмыйсы иде: “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, - ди халык мәкале гаиләнең – туган йортның балага йогынтысы хакында.

Бу гаиләдә ике ир бала: Фәнис белән Васил, бер кыз – Фәния тәрбияләнеп үсә. Өчесе дә Төмән шәһәрендә яшиләр, һәрберсенең өчәр балалары бар. Оныклары җәй буена әби-бабайларында ял итәләр. Булышалар, тырышлар, эшнең рәтен күреп үскәннәр.

Бала – гаиләдә нинди тәрбия алса, тормышта шул рәвешле яши. Кешенең хакы, зурларга карата ихтирамлы булуы, җәмгыятьтә үз-үзен тотышы, башкаларга мөнәсәбәте, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, мәдәнилек кебек сыйфатларның барысына да ата-ана нигез сала.

Тәнзилә ЯРУЛЛИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума