Очрашу урынын үзгәртеп булмый

последние и лучшие новости искусства в мире

7-9Түбән Тәүде районының Тарман авылында мәктәпне тәмамлаучылар очрашуы үтте. Бәйрәм чарасын Венера Масямова ярдәмчесе 8 сыйныф укучысы Алинә Касмалина белән алып бардылар. Ә сценарийны Гүзәл Мәчитова төзеде. Бәйрәм җылы, күңелгә ятышлы сүзләр белән башланып китте. Килгән кунакларны мәктәп директоры Наилә Айнитдинова сәламләде. Ул Россиядә 2023 елның Президент карары белән «Педагог һәм остаз елы» дип игълан ителүен әйтеп: «Бүгенге очрашу кичәсе «Педагог һәм остаз» елына багышланган беренче чарабыз», - диде һәм кунакларга укыган мәктәпләрен онытмаганнары, кайтып хәлләр белешеп торган өчен рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф, күңелле ял теләде.

Аннары дөньядан мәңгелеккә киткән ветеран укытучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Азалия Айнитдинова, Алия Абайдуллина, Зарина Акмурзина, Рузанна Садыйкова, Алисә Ильчибакиева, Ләйсән Айзатуллина, Линиза Зөлбохарова, Алисә Туйчикова, Залинә Касмалина, Алинә Касмалина, Хәсим Ильчибакиев килгән кунакларны котлап, аларга багышлап җырлар, бию, сәхнә уеннары бүләк иттеләр. Оештыручылар кунакларны сәхнәгә чакырып, төрле кызыклы уеннар уйнаттылар, истәлеккә фотога төштеләр. Чара кунаклары үзләренең укытучыларын искә төшереп, җылы сүзләр белән сагынып сөйләп киттеләр. Ветеран укытучылар - Фәридә Хәлилуллина, Тәския Гобәйдуллина, Рәхимә Айзатуллина, Варис Туйчиков, Гөлшат Рамазанова, Фәрвәз Назыйрова, Җәлилә Туйчикова, Илсияр Кучамбердиева, Вафрат Туйчиков, Вәсилә Ильчибакиевага укыткан укучылары олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тарман мәктәбен тәмамлаучылар арасында “Саз» ансамбленең хәзерге җитәкчесе Мәгрупҗамал апа (Екатерина) Әхмәтзянова да булды. Ул үзенең моңлы тавышы белән залда утырган кунакларга җыр бүләк итте. Урта-Тарман мәктәбендә иң беренче эшләгән, мәктәпне күтәргән, хәзер инде вафат булган ветеран укытучыларны да искә алдылар. Алар - Шәмсибану Муллакова, Гыйльминур Нигъмәтуллина, Рәчия Муллакова, Нәгыймә Хәйрулина, Нәфисә Назыйрова, Маннура Бакиева, Сәхия Мингазиева, Хәлимә Ильчибакиева, Сәкинә Бандукова, Фаризә Туйчикова. Мәгрупҗамал апа чын күңелдән элекке вакыт эшләгән мәктәп җыештыручыларына да зур рәхмәтен белдерде. Аларның ничек авыр вакытларда балалар өчен, таңнан торып, кышкы суыкларда мич ягып, мәктәпне җылытуларын, пөхтәлекләрен искә алды. «Зәйнәп апа белән Асыбану апа пешергән тукач тәме әле дә исемдә» , - дип елмайды ул.

Венера Рашат кызы күңелләрне дулкынландырып «Кайда сез, яшьлек елларым?» дигән җырны башкарды. Залда утыручылар күз яшьләрен тыеп тора алмадылар. Бәйрәм ахырында Тарман мәктәбенең методисты Зифа Мусина укытучылар коллективына, мәктәпне бәйрәмчә бизәүдә катнашучыларга рәхмәт белдергәннән соң:

- Бездә бүген ике бәйрәм! Венера Рашат кызының туган көне, - дип, аның белән мәктәп горурланганын әйтте. Вәсилә Чәлилова искиткеч матур шигырь багышлады.

Лариса ГАФУРОВА,
Түбән Тәүде районы, Тарман авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума