#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Оештыручыларга рәхмәтебез

последние и лучшие новости искусства в мире

Ел ахырында Төмән районы, Ямбай авылында якташыбыз – меценат Нигъмәтулла Кармышак улы Сайдуков турында “Әссәләмү галәйкум, Себер” дигән документаль фильмның презентациясе булды.

Мин, аның нәбәрәсе буларак, Нигъмәтулла хаҗиның токымы исеменнән бу фильмны оештыручы коллективка – журналист Диана Хәлилова, оператор Владимир Тюменцев, милләтләр буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, Төмән районы башлыгы Светлана Иванова, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин һәм Ямбай хакимияте башлыгы Дина Бурундуковага, шулай ук галим-тарихчылар Гөлсифа Бакиева, Александр Вычугжанин, Александр Ярковка чын күңелебездән чыкккан рәхмәтләребезне белдерәсебез килә.

Ямбай авылында бик тырыш һәм бердәм халык яши. Музей хезмәткәрләре – Венера Латыйпова, Әлфия Яминова, Халидә Садыйкова, ветераннар: крайны өйрәнүче Хаҗилә Гобәйдуллина, Ания Алтынгузина, Имбера Рафикова, Зәйтүнә Назырова фильмны оештыруда ярдәм группасы булып тордылар.

Бу фильм шулай ук Сайдуковлар токымыннан сөргенгә җибәрелгәннәргә истәлек булып тора.

Мин үземнең бертуганнарым – Фәрхәд һәм Илдар белән кечкенә вакытыбыздан ук үз токымыбызны, бабаебызны, авылыбыз турында белеп үстек. Безнең йортта һәрвакыт Нигъмәтулла хаҗи истәлегенә догалар яңгырап торды. Моңа без әбиебезгә рәхмәтле. Йосыф ахунның кызы Арифә Фәизова авыр тормыш юлын кичерә. Сигез яшендә әнисез кала, аннары яраткан бабае да үлеп китә, 36 яшендә ирен дә югалта. Авыр хезмәттән, кыерсытулардан ул сыгылып төшми. Биш баладан өчесен (Маһруй, Мөбирә, Рәүфә) ул аякка бастыра. Әбиебез бик укымышлы була, өч тел белә, гарәп теленнән тәрҗемә итә, Коръәнне укый. Үз вакытында ул мөселман кызлары өчен югары уку курсларын тәмамлый. Үзенең сабыйлары белән туган авылыннан куыла, ачлык, ялангачлык, репрессия елларын кичерә. Алай да ул йөрәк җылылыгын югалтмый, искиткеч әбиебез безгә сәгатьләр буе укып, гарәп, фарсыдан тәрҗемә итә иде. Ул 81 яшендә вафат була, Яркәү районы, Тархан авылында җирлиләр. Барлык исән һәм вафат булган туганнарымның исеменнән Нигъмәтулла хаҗиның якташларына, Яңа Атьял, Тархан авылы халкына минем якыннарыма авыр вакытларында ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

Эльмира ШАРАПОВА. Төмән.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836