Материалы

“Өмет бүләк итәргә әзер”

последние и лучшие новости искусства в мире

49-153 декабрьдә Россиядә юристлар көне үтте. Бу һөнәр ияләренә кеше хокуклары һәм ирекләрен яклау, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне канун күзлегеннән чыгып көйләү, дәүләтебездә демократик процессларны алга таба үстерү бурычлары йөкләнә.

Хокук сагында торучы Ирина Рафил кызы Вилданова 2004 елда Төмән дәүләт университетының Заводоуковск филиалының дәүләт муниципаль идарәсе факультетын тәмамлый һәм шул ук елда «Росреестр»да эшен башлый.

Югары белем базасында өч ел читтән торып укып, юридик белем ала. Тормыш иптәше вакытсыз дөньядан китүе сәбәпле, хатын-кыз җилкәсенә барлык авырлыклар төшә: балаларны тәрбияләү, аларны аякка бастыру. Шул ук вакытта аларга күп игътибар да бирү бик мөһим урын алып тора. Әмма гомер тәгәрмәчен туктатып булмый шул. Һөнәри сыйфатларыннан тыш, закон кысаларында эш итүче буларак, мине бу хатын-кызның кешелек сыйфатлары да кызыксындырды. Ирина Рафил кызы оештыру сәләтенә ия, тәвәккәл, тырыш, юридик тәҗрибә туплаган, үзенең сеңлесе Әлмирә Карамова белән юридик фирма җитәклиләр. Эшлим дигән кешегә эш табылып тора. Үзенең тормышы белән таныштырганда, эше турында аеруча яратып, илһамланып сөйләде. Ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайлаган, дигән сорауга рухланып җавап бирергә тырышты.

- Ни өчен дисезме? Чөнки башкалар кайгысына, бүтәннәр хәсрәтенә мин беркайчан да битараф калалмыйм, һәрчак ярдәм итәргә әзер. Миңа кеше белән җанлы аралашу күңелемә килә. Һәр каралган эш һәм кеше өчен күңелемне салам. Эшемдә ярдәм кулын сузу сизелерлек: юрист эшендә берүк вакытта психолог, табиб сыйфатларына ия булырга кирәк. Безнең хезмәт көне чикләнмәгән. Кирәк булганда, ялларда, бәйрәмнәрдә дә эшкә чыгабыз, - дип сөйләде ул.

Әнә шул гел йөзеннән елмаю китмәгән, кешегә ярдәм итеп, аларга ышаныч җиткерергә теләгән хатын-кызның юлында нинди генә киртәләр очрамый. Ирина һәр алынган суд эшен ахыргача зур җаваплылык белән җиткерә, чөнки эше кеше язмышлары белән бәйләнгән. Ул кешене үзенә җәлеп итү максатын куймый, ә һәр очракта кешенең күңелен күрергә тели. “Маркетологка укый торган кызым хәзер реклама алымнарының яңа ысуллары булуы турында аңлата миңа. Безнең юридик хезмәтебез турында интернетта игълан бирергә кирәк, диеп әйтә. Бәлки минем карашым заманча түгелдер, әмма кешедән-кешегә йөртелә торган реклама беркайчан да сынатмый. Чөнки мин үзем дә төрле белгечләргә дус-ишләремнең тәкъдиме буенча мөрәҗәгать итәргә яратам”.

- Юрист буларак безнең укучыларга нинди киңәш бирер идегез?

- Беренчедән, юридик эш өлкәсендә алдакчылар (мошенниклар) еш очрый. Гонорар алып, клиентларны алдаштыралар. Шул уңайдан, миннән киңәш: белгечне сайлауга бик тә четерекле, зур җаваплылык белән карарга кирәк. Икенчедән, безнең илдә законнарда үзгәрешләр еш кертелә. Бигрәк тә күп очракта төзәтмәләр күчемсез милек һәм җир мәсьәләләренә кагыла. Шуңа күрә килеп туган проблемаларны тиз арада хәл итү мәсьәләсе тора. Мирас турындагы сорау белән алты ай дәвамында мираска керү турында гариза белән нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, соңгы иң мөһим киңәш: соңыннан үкенмәс өчен тормышның һәр аспекты юридик яктан уйланылган булырга тиеш, чөнки кеше мөнәсәбәтләре мәхәббәт һәм нәфрәт белән чиратлашып бара. 2009 елда бер клиентның йортын һәм фатирын хосусыйлаштырганда минем өчен кызыклы очрак булды. Ул чакта мин аңа милекне бары тик үзенең исеменә генә хосусыйлаштырырга, ирен һәм балаларын төшереп калдырырга тәкъдим иттем. Шулай карар чыгардык. Берничә елдан соң шул ук клиент миңа юридик ярдәм сорап, мөрәҗәгать итте һәм ул чакта милекне бары тик аның исеменә генә теркәгән өчен рәхмәт белдерде. Чөнки тормыш иптәше хыянәт юлына басып, мөлкәтне бүлешәсе килгән. Әмма эш барып чыкмаган. Соңыннан ир-ат өенә кайта, яңадан матур итеп тормыш коралар. Шулай итеп гаилә сакланып калган.

Иринаның берьюлы берничә катлаулы эш алып баруын әңгәмә вакытында туктаусыз телефон шалтыраудан да аңладык. Информациянең барысын да ничек хәтердә калдырып бетерергә дә, ничек вакытында үтәп чыгарга? Шаккатып аны тыңладым. Алдан эшләнәсе эшләрне, хәбәрләрне, билгеләнгән очрашуларны, тиз арада хәл ителәсе мәсьәләләрне көндәлек дәфтәренә теркәп барды. Эш күп булганда, Әлмирә сеңлесе булыша, суд утырышларына бергә йөриләр, кабул итүләр үткәрәләр, катлаулы бәхәсләрне хәл итәләр, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә һәм шикаятьләренә җавап бирәләр һәм башкасы. Беркайчан да кайгыга батмый торган, шат күңелле, кешенең дә, үзенең дә хыялларын чынга әйләндерә белүче, мең мәшәкатьләр белән янучы, балаларының күңелендә җылы хисләр тудыручы якты кеше – Ирина Рафил кызына эшендә уңышлар гына теләп калабыз.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума