#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Оптимист, гел күтәренке рухта

последние и лучшие новости искусства в мире

50-4Якташыбыз Хәербану Мөхәммәтриза кызы Шабанова милләт җанлы, гадел, сабыр хатын-кыз. «Яңарыш» газетасын беренче көннәреннән алдыра, һәр җирдә милләттәшләрен язылырга өнди. Татарлар тормышында актив катнаша, вакыйгалар эчендә кайный. Өлкәдә барган татар чараларының һәрберсендә булырга тырыша. Без Хәербану апаны 20 елга якын беләбез. Бервакыт, «Кызларымны сыйлыйм әле», - дип редакциягә бик тәмле бавырсак, якмыш пешереп китергән иде. 2018 елдан бирле газетаны редакциягә килеп ала.

Меценат, икенче гильдиядәге сәүдәгәр Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков-Сәйдуков турында сүз чыккач, Хәербану Мөхәммәтриза кызыннан кызыксынып үзе турында сорадык.

- Байкал районы, Кызылъяр Уба (Малый Эсаул) авылында, Дальнички дип тә әйтәләр, 1947 елның июль аенда сигезенче бала булып туганмын. Гаиләдә 12 бала булган, унбере үскән. Әтием – Мөхәммәтриза Салих улы, әнием – Кафия Садыйк кызы. Әти Бөек Ватан сугышына бармаган, инвалид иде. «Рассвет» колхозында бухгалтер-ревизор булып эшләде. Әни терлек фермасында сыер сауды. Ике абыем армия сафларында булдылар. Гаиләбез зур иде, без, сабыйлар, бер-беребезне карап үстек. Әни эшкә киткәнендә, безне урамга чыкмасыннар дип, бикләп китә иде. Сугыштан соң авыр елларда елга аша чыгып юа җыя идек, аңа пешкән йомырка кушып ашыйбыз. Бик тәмле була иде.

Яркәү районы, Яманавыл егете Әйтмөхәммәт Ишмөхәммәт улы белән 6 бала тәрбияләдек. Хәзерге көндә ике кызым хокук саклау органнарында эшли, 15 оныгым бар. Тормыш иптәшем шофер иде, узган гасырның 1968-1969 елларында берничә тапкыр машинасында Яманавылга бардык, зур авыл иде, хәзер ул юк. Иремнең вафатыннан соң, 37 яшемдә 6 бала белән ялгызы калдым.

Кызылъяр Убада 4 сыйныф, бездән 3 чакрым ераклыкта урнашкан Кызылъяр авылында 7 сыйныфны тәмамладым. Башта совхозда, 1985 елны Төмәнгә күчкәч, төрле эштә эшләдем. Бүгенге көндә Боркида улым тәрбиясендә яшим.

Кечкенә вакытымнан Камилә картинәм – әтиемнең әнисе, үзен мин Нигъмәтулла хаҗи кызы дип әйтә иде. Сәүдәгәр Нигъмәтулла хаҗиның язмышы аяныч, ул төрле елларда 9 баласын мәңгелеккә озаткан, бер кызы гына исән калган. Һәр кеше үзенең нәсел буыны белән кызыксына. Мин дә Нигъмәтулла хаҗиның Камилә исемле кызы булганмы, әбием дөрес сөйләгәнме дигән сорауны ачыклау максаты белән Тубылга төп архивка бардым. «Документларны торгызу түләүле хезмәт, башта алдан гариза (заявка) язарга кирәк», - дип аңлаттылар архив хезмәткәрләре. Инде менә тагын шушы шәһәргә барырга җыенам, - дип сөйләде Хәербану апа.

Ул оныкларын, нәбәрәләрен тәрбияләшә. 2019 елның яз айларынача оешмада сакчы булып эшләде. Хезмәттән һич курыкмый, оптимист, гел күтәренке рухта. Җомга көннәрендә Ямбай мәчетенә барып садака сала. Һичкайчан төшенкелеккә бирелми, яшьләр өчен үрнәк.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836