#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Оригами - тылсымлы дөнья

последние и лучшие новости искусства в мире

10-8Ялутор районы, Калмак-Кактамак балалар бакчасында әниләр өчен "Оригами - тылсымлы дөнья" темасына мастер-класс үткәрелде.

Мастер-класс сүзе безгә инглиз теленнән кергән. Мастер - билгеле бер өлкәдә белеме һәм тәҗрибәсе булган кеше, ә класс - шөгыль, дәрес дигәнне аңлата. Бүгенге көндә бу термин киң таралыш алды.

Мастерларыбыз - әниләребез, Эльза Закриева hәм Идиана Хәлилова иделәр. Алар әниләрне борынгы япон сәнгате – оригами белән таныштырдылар. 

Бу – кәгазьдән төрле уенчыклар, әйберләр ясау ысулы. Хәзер бик күпләр оригами белән мавыга. Безне исә, тәрбияче буларак, ул матурлык тудыру ысулы буларак кына түгел, ә балаларның дөньяны танып белү сәләтен үстерү мөмкинлеге буларак та кызыксындырды. Оригами белән шөгыльләнгәндә бармаклар төрле хәрәкәтләр ясый, бу аларның төгәллеген үстерүгә булышлык итә. Оригами игътибар, хәтер, уйлау, күз алдына китерә белү кебек психик сәләтләрне үстерүгә дә булыша. Кәгазьдән ни булса да эшләргә керешер алдыннан бала иң башта аның ясалышын эзлекле рәвештә исендә калдырырга тиеш. Берьюлы ул үзе өчен яңа булган терминнарны (почмак, як, шакмак, өчпочмак, трапеция һ.б.) өйрәнә. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен тәрбияләнүчеләребезнең әниләрен дә оригами ысулы белән танышырга чакырдык.

Эльза Рамзан кызы оригами белән күптән шөгыльләнә. Аккошлар, вазалар, кәрзиннәрен әниләр зур кызыксыну белән карадылар. Эльза ханым әниләргә бу шөгыль турында күп кенә кызыклы әйберләр сөйләде һәм аны ясау буенча мастер-класс үткәрде, бу эшнең үзенчәлекләрен аңлатты. Ул әтиләрне тәбрикләргә төсле офис кәгазьләреннән галстуклы күлмәк ясарга өйрәтте.

Идиана Шәүкәт кызы да, яшь булуына карамастан, бик оста, уңган, тырыш әниләребезнең берсе. Ул агачтан да, кәгазьдән дә, хәтта кардан да бик матур фигуралар ясап авыл халкының күңелен күтәреп тора, рәсемне дә бик матур ясый. Идиана ханым роза чәчәге ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Әниләр бик тырышып эшләделәр. Чәчәкләр бик матур килеп чыккач, үз куллары белән шундый матурлык тудыра алуларына шатландылар.

Япония халкыннан безнең якларга кадәр килеп җиткән бу гүзәл оригами сәнгате мастер-класска килгән әниләребезгә бик ошады. Киләчәктә ешрак оештырырга тәкъдим иттеләр. Әти-әниләрнең үзара тәҗрибәләре белән уртаклашулары, бүлешүләре бик уңай күренеш. Алар да буш вакытларында балалары белән кәгазьдән төрле әйберләр ясарлар дип ышанып калабыз. Нәни осталарыбыз өйләрендә башкарган эшләрен безгә дә алып килеп күрсәтерләр. Тәрбияләнүчеләребезнең әти-әниләре белән берлектә ясаган әйберләрен урнаштырып, махсус күргәзмә оештырырбыз.

Ә инде мастер-классны үткәрүдә актив катнашкан Э.Закриева белән  И.Хәлиловага hәм кызыксынучанлык күрсәткән әниләребезгә рәхмәтләребезне белдерәбез.

Галия ХӨСНЕТДИНОВА,
Ялутор районы, Калмак-Кактамак балалар бакчасы тәрбиячесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836