#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Озын гомер сиңа, Сания апабыз!”

последние и лучшие новости искусства в мире

20-790 ел элек – 1931 елның 16 май көнендә Ялутор районы, Күлавылда гаиләдә бишенче кыз булып Сания апа дөньяга килә.

Бала чаклары сугыш елларында үтә. Сугыш башланганда аңа нибары 10 яшь кенә була. “Күп уйнарга туры килмәде безгә, сугыш еллары авыр иде, авылдан җәяүләп 20 чакрым атлап, яланаяк юа (дикий лук) җыярга бара идек. Аннары кура җиләген җыя идек, шулай итеп без күп ачлыкны күрмәдек, - дип сүзен башлады Сания апа Ваһапова.

Өй-арада да бик тырышып, бакча җимешләре үстергәннәр, бигрәк тә сап-сары булып тәгәрәп яткан кабаклары күз алдында. “Искиткеч зур булып үсәләр иде, күтәреп түгел, өйгә тәгәрәтеп алып керә идек”, - дип искә ала Сания Шакир кызы.

Сугыш елларында, җәйге каникулларда колхозда эшләп печән чабалар, чүп утыйлар.

Бала чактан ук Сания апа әнисез кала. Әнисе җәфалы үлем белән, берсеннән-берсе кечкенә балаларын калдырып бу дөньядан китә.

Башлангыч мәктәпне – 1 нче сыйныфтан 4 нче сыйныфка кадәр Күлавыл мәктәбендә, 5 нче сыйныфтан Аслана мәктәбенә күчеп, 6 ел җәяүләп йөреп мәктәпне тәмамлый.

1950 елда Төмәндә укытучылар институтына укырга кереп, аны бетергәч, Тубыл районы, Күкрәнде мәктәбенә эшкә җибәрелә. Анда 34 ел рус теле һәм әдәбиятын укытып, лаеклы ялга чыкты. Үз һөнәренә бик тә тугрылыклы булды. Искиткеч укытучы, үз эшен җиренә җиткереп эшләде. Ул «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булды. Әле дә булса укучылары аны хөрмәт белән искә алалар.

“Эшләү бик күңелле, коллектив бик әйбәт, тату булды. Мине туганнары кебек кабул иттеләр. Әле булса да исемә төшерәм, ничек Сара апа Ермышева белән урманга барып, беренче җиләк җыюларыбызны. Фәүзия белән Рият Гарифхановларның баянда уйнап, җырлауларын бер дә оныта алмыйм. Риза абый Вәлитовның мәзәкләр сөйләве әле дә йөзгә елмаю чыгара. Хәзер инде Роза дустым Ниязова белән икебез якын туганнар кебек серләшәбез, аралашабыз, ерак юлларны якын иттереп, телефоннан сөйләшеп яшибез. Күрше булып торган Маһирә апа Ибраһимова миңа туган апам кебек булды. Бәйрәмнәргә авылда коллектив белән концертлар куя идек. Шуларны искә төшерсәм, күңелләр иркенәеп китә. Пионервожатый булып, балалар белән күп чыгышлар ясалды. Газиз абый Әхмәтов беренче директорым булды. Ул мине Байкаловодан ияртеп Күкрәндегә алып килде.

1986 елда, 55 яшь тулу белән, лаеклы ялга чыктым. Эшләгән дәвердә Мактау кәгазьләре дә күп булды”, - дип искә төшерә ул шул көннәрне.

Шәүкәт Әбдрәшит улы белән 50 елга якын гомер иттеләр, җизниебезнең безнең арадан киткәненә дә инде 20 ел булды.

Сания апа хәзерге көндә Индрәй авылында – Рушан белән Наҗиянең кадерендә яши. Күкрәндесен сөйләмәгән көне юк, авыл халкын сагына.

Сания апабызга сәламәтлек, бәхетле картлык, озын гомер телибез.

Земфира ВӘЛИТОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836