Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Аслана авылы китапханәсе фонды филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина бүләк иткән тагын бер китап белән тулыланды. «Күренекле шәхесләр» сериясеннән җыентык «Булат Сөләйманов һәм аның туган ил әдәбиятындагы мирасы» дип атала. Бу, һичшиксез, укытучылар өчен дә, китапханәчеләр өчен дә кыйммәтле материал. Җыентыкта хөрмәтле хатын-кыз, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогик хезмәт ветераны Р.Айтбаева мәкаләсе дә бар. Ул китапханәнең еш кунагы.
«Яңарыш» газетасы аша эше тыгыз булуга карамастан, китапханә турында да онытмавы өчен Хәнисә Чәвдәт кызына рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерәсем килә.
Асия ТӨЛКЕБАЕВА, Ялутор районы,
Аслана авылы китапханәчесе.