Март 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2018 елда Зур Акъяр авылында яшәгән өч гаиләнең гомер бәйрәмнәре: Кәримов һәм Таштимировларның - 60, Хәмидуллиннарның 50 еллыклары булып үтте. Зур Акъяр авылында мәдәният йорты хезмәткәре: Ачилә Сагидуллина һәм ветераннар советы рәисе Зөлфирә Сергеева тарафыннан музыкаль кичә оештырылды. Көйле-җырлы котлауларда Владимир Федоренко, Майсәрә Соловьева, Галимә Вәлеева, Ачилә Сагидуллина, Фирдания Ихсанова катнаштылар. Альбина Бикмеева оештырган балалар коллективы үзләренең биюләрен бүләк иттеләр.
Аппаратура белән яшь егет - Алексей Евин җитәкчелек итте. Червишево авыл хакимияте белгече Татьяна Лиморенко матур чыгыш ясап һәр гаиләгә медаль, котлау хаты, авылыбыз эшмәкәре Гомәр Шаматов акчалата бүләк тапшырдылар. Чәй өстәле мәшәкатен үз өсләренә китапханәче Розалия Кәримова, Рәйханә Качаева, Алсу Тимергалеева, Зөлфирә Сергеева, Ирина Ковешниковалар алдылар. Барысына Кәримовлар, Таштимировлар, Хәмидуллиннар гаиләләре исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ходаебыз аларның һәрберсен шатландырсын.
Әлфирә ХӘМИДУЛЛИНА, Төмән районы, Зур Акъяр авылы.