#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Районым белән горурланам

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Тәүде район үзәге белән Чугунаево авылы арасы 39 чакрым. Түбән Тәүде авылына төрле йомыш белән еш барырга туры килә. Ул искиткеч матур, чиста, заманча төзек авыл. Автовокзал бинасы кызыл кирпечтән ясалган, ерактан ук мәһабәт булып күренеп тора. “Магнит” (икенчесе төзелә), “Монетка”, “Бәхетле Сибирия”, “Универмаг” кибетләре эшли. Ашханәдә Советлар чорыннан калган рецепт буенча тәмле итеп котлет һәм бәрәңге боламыгы (пюре) пешерәләр, андыйны башка җирдә очратмассың. Авыл урамнары буенча пассажирларны автобуслар йөртеп тора. Өч катлы яңа йортлар тезелешкән һәм башкасы. Түбән Тәүде яшәү өчен уңайлы, тыныч, күркәм авыл.

Анда баргач, хакимияткә кереп район турында мәгълүматлар алдым. Хезмәткәрләр берсүзсез бирделәр, рәхмәт аларга. Район хакимиятен акыллы, тырыш Валерий Борисов җитәкли.

Түбән Тәүде районында 26 меңгә якын халык яши. 17 авыл хакимиятендә 78 яшәү пункты урнашкан. 17 милләт вәкилләре: руслар 70%, татарлар 17%, чувашлар 8% тирәсе һәм украиннар, белоруслар, немецлар тора. Район төньякта Тубыл, көнчыгышта Яркәү, көнбатышта Свердловск өлкәсенең Тәүде, көньяк-көнчыгышта Төмән районнары белән тоташа. Районның мәйданы – 735 645 гектар. Аның территориясендә 87 күл, аларның 20сендә балык тоту кәсебе бара. Суднолар йөзүче зур Тәүде елгасы ага, аннан тыш 30лаган елгачыклар бар. Аларда чуртан, алабуга, чабак, опты балыклары йөзә. Түбән Тәүде районы территориясендә геологларның разведка эшләре төзелеш материаллары: кирпеч өчен балчык, ком чыганаклары таптылар.

1961 елны Тумашевский эзләнү партиясе ике тапкыр титан-циркон файдалы казылмасын тапты. Монда 50 сапропель, 51 торф чыганаклары урнашкан. Берсе – дәвалау ләмле уникаль Ахманка күле. Түбән Тәүде районы тулысынча үз җир астындагы чыганакларындагы сулар белән тәэмин ителә. Төп җир асты суы белән (Велижан cу җибәрү җайланмасы) Төмәннең «Водоканал» унитар-муниципаль оешмасы суүткәргеч-канализация хуҗалыгы куллана.

Түбән Тәүде районында яшәвем белән горурланам, туган ягымны чын күңелдән яратам.

Рәхимҗан МУЛЛАКОВ, Түбән Тәүде районы, Эске авылы.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836