#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәт сиңа

последние и лучшие новости искусства в мире

Кышкы салкын 12 февраль көнне Фатыйма апа белән Әбдүк абый Фәтхуллиннар гаиләсендә, зарыгып көткән малай урынына икенче бала – кыз дөньяга аваз сала. Кызчыкка Майнур дип исем кушалар.

Дүрт баласын калдырып, яшьли, Фатыйма апа каты авырып, бакыйга күчә. Барлык авырлык Майнур өстенә кала. 7 яшьлек кыз бер ярым яшьлек энесен көне-төне үзе карый: сөт юк, ашарга булмаган вакытта, кара каты икмәкне суга җебетеп, чүпрәккә урап, имезергә бирә; өйдәге барлык эшне кызчыкка эшләргә туры килә: кер, идән, табак-савыт юарга, ау ясарга, коедан су алып кайту, утын кертеп мич ягу, бу эшләрне ул тырышып, пөхтә итеп башкара – курыккандыр, әтисе каты күңелле, усал кеше иде.

Алтын куллы – теләсә нинди эшне матур башкарган, аз сүзле, аш-суга кулы ята торган Үрәсбикә әбәм 4 баланы якын итеп Әбдүк җизнигә кияүгә чыга.

Мәрхәмәтле үги әнине 4 ятим бала үз итәләр, яраталар. Зурайгач та, ялга авылга кайтып булышып, һәрвакыт ярдәм кулларын сузып тордылар; кадерләп бакыйга озаттылар; искә алып, рәхмәтләрен белдереп, ашлар үткәреп торалар.

Бәхетле киләчәк турында хыялланып үскән дустыма укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмау сәбәпле, Үрәсбикә әбәм кызының алдагы көне бәхеттә үтсен дип, энесе янына Урай шәһәренә җибәрә.

Әбдүк кызы Майнур апам эшләү дәверендә намуслылыгы, кешелеклелеге, ярдәмчеллеге белән аерылып тора. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, профсоюз комитетында уңышлы эш башкара. Яхшы хезмәте өчен бик күп Мактау кәгазьләре бирелә, Югославиягә юллама белән бүләкләнә.

Эштәме, өйдәме булсын, тәртип, чисталык, пөхтәлек яратучы апам Марат җизни белән кушылып, матур гына тормыш итәләр. Сынау өстенә сынаулар өстәлә. Тормыш иптәшенә даруга булса да дип, лаеклы ялдагы җизни эшкә урнаша; күзе операциядән соң күрми. Көчле, олы йөрәкле туганым еламый, зарланмый, без үтәсе юллар булыр дип риза була.

1 кыз тәрбияләп үстерәләр, белем алырга өндәп, тормыш юлына бастыралар. Хәзерге вакытта 2 оныгы, 1 нәбәрәсен тәрбияләргә булышып, аларга куанып яшиләр.

Тормышны аңлап, акыл белән яшәгән, киң күңелле апама, классташыма ак бәхет, сәламәтлек телим. Майнурым! Биргән киңәшләреңә, һәрчак миңа ярдәмгә ашкынып торуың өчен бик зур рәхмәт сиңа.

Гөлнура ФӘЙЗУЛЛИНА,
Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836