Материалы

Репрессияләр=санкцияләр

последние и лучшие новости искусства в мире

14-9(Һәлак булучылар турында кайгылы истәлек)

Каен агачлыгында (Төмәннең 5 нче микрорайоны) “Бу территориядә 1937-1938 еллардагы репрессия корбаннары мәетләре ята” дигән язулы мәрмәр истәлекле билге – таш куелган. Көнчыгыш административ округы ветераннар советы планы буенча 13 ноябрьдә 42 нче урта мәктәбенең 10 класс укучылары өчен Политик репрессияләр корбаннары истәлеге көненә әңгәмә-экскурсия үткәрдем. Шул ук вакытта мондый максат эзәрлекләде: киләчәк буын дәүләтебезнең тормышында үткән куркыныч вакыйгалар турында белергә һәм исендә тотарга кирәк. Тарих яңадан кабатланмасын өчен хәтердә сакларга. Шулай ук ул узганның сәбәп-тикшерү элемтәсен грамоталы чагыштыра белергә тиеш.

Узган гасырның башында Беренче Бөтендөнья сугышы белән көчсезләнгән Россиядә объектив сәбәпләр буенча мөһим үзгәрешләр булган: патша режимын бәреп төшергән Февраль буржуаз-демократик революциясе, Николай II патшаның тәхеттән ваз кичүе, вакытлыча хөкүмәт, Россиядә буржуазия һәм алпавытлар властен тар-мар иткән һәм эшче, крестьян дәүләтен төзегән Октябрь социалистик революциясе. Һәр революция үзен яклый белергә тиеш. Шул вакытта гына максатына ирешәчәк һәм үз алдына куйган мәсьәләләрне чишәчәк. Моның өчен милиция органнары (1917 елның 10 ноябре), контрреволюция һәм саботаж белән көрәшүче Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе (1917 елның 20 декабре), эшче-крестьян Кызыл Армиясе (1918 елның 28 январе) һәм башка дәүләт власте органнары оеша.

Шул ук вакытта Октябрь революциясе белән бәреп төшерелгән эксплуататор класслар, контрреволюциянең эчке һәм тышкы көчләре яңа властька, яшь социалистик дәүләткә каршы кораллы көрәш башлыйлар. Россиядә Совет дәүләтен юк итү, элекке стройны торгызу максаты белән хәрби интервенция башлаган көнбатыш дәүләтләр алар белән берләшеп төрлечә ярдәм күрсәтәләр. Гражданнар сугышы 1918 елда башланып 1920 елгача бара. Гражданнар сугышында җиңү яулау ярдәмендә дөньяда беренче социалистик дәүләт саклана һәм ныгытыла. Авыл хуҗалыгын, промышленностьне, тулаем икътисадның нигезен төзергә һәм үстерергә мөмкинлек туа.

Әмма... шушы барлыкка килгән юлда җитди киртәләрне үтәргә, гаять авыр мәсьәләләрне чишәргә туры килә. Исәпсез корбанга китергән трагик хаталар һәм җинаятьләр җибәрелә. Алар арасында хокук саклау органнары хезмәткәрләре хаталары да бар. 30 меңгә якын гадәттән тыш комиссия хезмәткәрләре репрессияләнә, 1938 елны чарадан тыш комиссиянең 37 комиссарыннан 2 кеше генә кала. “ Лес рубят, щепки летят”, дип катгый рәвештә әйтергә ярамый. Бу тирән хаталы раслау. Кеше гомереннән дә кыйммәтле берни юк. Нәкъ менә яшь буынны шушындый җинаятьчел эшләрдән саклау өчен Россия Федерациясендә 30 октябрьдә календарьда Политик репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Без аларны һәрчак исебездә тотарга тиеш. Без шулай ук илебезне саклаганда Ватан өчен дистәләгән миллион һәлак булучыларны, 10 меңнән артык Советлар Союзы Геройларын: генераллар һәм офицерлар, солдатлар һәм матрослар, очучылар һәм танкчылар, разведчик һәм партизаннарны, риясыз хезмәтләре белән 1945 елның 9 маен – Олы Җиңү көнен тәэмин иткән миллионлаган тыл хезмәтчәннәрен хәтеребездә сакларга тиеш. Ни өчен шуның кадәр корбан таләп ителгәнен исебездән чыгармаска тиеш!

Менә шундый гади булмаган информация алдылар 10 нчы сыйныф укучылары.

Мәкаләнең исемендә “репрессия” һәм “санкция” сүзләре арасында тигезлек билгесе очраклы гына куелмаган. Рус теле сүзлегендә бу ике аңлатма якынча бер төшенчәне аңлата: җәза чарасы, җәза бирү, ягъни хокук чарасы. Шулай менә, минем уйлавымча, Америка Кушма Штатлары җитәкчелегендә кайбер көнчыгыш дәүләтләренең заманча санкция сәясәте, икенче төрле әйткәндә, Россиягә карата җәза бирү. Янәсе, җибәрелгән хаталар өчен җәза бирү. Судсыз һәм тикшерүсез җәзалау?!

Бу яңа трагик хата.

P:S Чара турында класс җитәкчесе бәяләмәсеннән: “Әңгәмә-экскурсиядән укучылар риза калдылар, балаларның яшенә, үсешенә караган телдә, үтемле һәм аңлаешлы формада мәктәп дәреслекләрендә булмаган информация алдылар “.

Нәркис ГАЛЕЕВ, отставкадагы ФСБ полковнигы.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума