#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Россия балаларын берләштерүче “Казаныш”

последние и лучшие новости искусства в мире

14-926-28нче март көннәрендә Тубыл шәһәренең 9нчы мәктәп укучылары, “Брэвис” вокал студиясе солистлары җитәкчеләре Вәлия Фирүс кызы Бакиева белән Казанда узган “Казаныш” халыкара фестивалендә катнашып, 1 һәм 2 урыннар яулап кайттылар. Шатлыклы яңалык белән уртаклашып Вәлия Фирүс кызы: ”Казан безне җылы каршылады. Беренче көнне “Ак барс” яшьләр үзәгендә танышу программасында катнаштык. Икенче көнне “Юность” мәдәният сараенда чыгыш ясадык. Төмән өлкәсеннән тагын бер катнашучы бар иде. Халык бик күп булганлыктан, аның белән күрешеп, танышып  булмады.  Бәйге югары дәрәҗәдә, оешкан рәвештә узды. Жюри әгъзалары атказанган мәдәният хезмәткәрләре, танылган шәхесләр, профессиональ дәрәҗәле иҗат кешеләре иделәр.

Бу бәйгедә Тубылдан Элшан Рәсүлов, Нәзрин Гумбатова, Анна Половодова катнаштылар. Алар вокал буенча 4 ел студиядә шөгыльләнәләр. Рус, татар, азәрбайҗан, башкорт, украин, итальян телләрендә җырлар башкарып шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә 1-2нче урыннар яулап килделәр. Казанда югалып калырлар дип уйлаган идем. Чөнки илебезнең төрле өлкәләреннән, чит илләрдән 1700 катнашучы булды. Мисалга, Новосибирск шәһәреннән килгән 100 катнашучы сәхнәгә чыкты. Шуннан соң сәхнәнең зурлыгын күз алдыгызга китереп карагыз. Вокал номинациясендә 1 дәрәҗәле Лауреат дипломына Элшан Рәсүлов, 2 дәрәҗәле Лауреат дипломнарына Нәзрин Гумбатова, Анна Половодова лаек булдылар”, -дип сөйләде. Һәм ул әлеге фестивальдә катнашырга матди яктан  ярдәм иткән мәктәп директоры Ольга Михайловна Ключкога рәхмәтләрен юллады. В.Бакиева әйтүенчә, укучыларын фестивальдә катнашучылар өчен оештырылган экскурсияләрдә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр, гүзәл шәһәр урамнарында, Кол Шәриф мәчетендә булулары, иң дә мөһиме - аларның иҗатына бәя биргән һөнәр осталары, жюри әгъзаларының гаделлеге сөендергән. 5 ел хезмәт стажы булган Вәлия Фирүс кызы шәһәрнең  9нчы мәктәбендә укучыларга музыка белеме бирә, җырларны матур, мәгънәле итеп башкарырга өйрәтә, балалар белән бәйгеләрдә катнашып, аларда кызыксыну һәм мәхәббәт уята.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836