Июнь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы, Шыкча авылында Россия бәйрәме митингтан башланды. Биредә губернатор В.Якушевның котлавын укыдылар, шулай ук авыл хакимияте башлыгы Р.Әминов, ветераннар советы рәисе Р.Алеев, мәктәп директоры Г.Кәримова, авыл думасы депутатлары Н.Шәрипов, Р.Әфлетунова тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Авыл халкына һәм кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде.
“Шытыр-Шатыр” балалар фольклор төркеме, А.Кәримова, И.Габдуллина (җитәкчеләре Г.Габдуллин), “Дрим” хоры (Л.Будякина) үзләренең чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Л.Хәйруллина, Г.Колчакова, Л.Гафурова, И.Кирилова, Д.Юсупова, Р.Латыпова Россия турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук кызыклы мастер-класс үткәрелде: балалар өлкәннәр белән кәгазь күбәләкләрдән кисеп Россия әләмен ясадылар. Теләүчеләр өчен велосипед спортын яратучыларга авыл буйлап велопробег, шашка-шахмат турниры, “Минем туган Россиям” исемле рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
Шыкча авыл музеенда ветеран юбилярларны тәбрикләделәр, алар арасында иң өлкән – 90 яшьлек Закирҗан Негомедзянов булды.
Бәйрәм Россия гимнын башкару белән тәмамланды.
Рузинә ЮСУПОВА, Төмән районы, Шыкча авылы.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).