#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сабыйларга бәйрәм ясадылар

последние и лучшие новости искусства в мире

4-8Каскара авылында яшәүчеләр (авылның иске өлешендә) уртак көч белән балалар өчен агачтан тау төзеделәр, яктырткычлар куйдылар, кардан Кыш бабай, Кар кызы һәм Яңа ел символы - Үгез сыннарын ясадылар, ә ачылу тантанасын Яңа ел алдыннан, 26 декабрь көнне, пылау, кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән үткәрделәр.

Бәйрәм ачылышына 50гә якын бала һәм аларның әти-әниләре җыелды. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга бүләкләр тапшырдылар.

Халык үз ишегалларын Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мөстәкыйль бизәргә ярата. Тик монда барлык кеше өчен дә актив ял итү урыны булдырырга уйлаганнар.

- Барысын да үзебез эшләдек, - диде тау төзүне оештыручы Мирзат Хәлидуллин. - Минем ишегалдында столярка ачтык, кемнеңдер - «Газель», кемнеңдер тракторы бар. Кыш башында кар аз булды, уртак көч белән күлдән кар алып килдек, тауга су агызып катырдык, шуның өчен ир-егетләргә зур рәхмәт. Менә алар: Рамил Абдрахманов, Илдар Бабаев, Илшат Моратов, Динар һәм Рәзил Рәхмәтуллиннар, Рөстәм һәм Юныс Хәсәновларга, Марат Хәйретдинов, кар сыннары ясауда булышучы Татьяна Распопова һәм Александра Новосельченкога аерым рәхмәт, шулай ук Новая, Советская, Береговая урамнарында яшәүчеләргә пиломатериал һәм электр гирляндалары сатып алырга кулдан килгәнчә финанс ярдәме күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт. Без булдырабыз!

Альберт АЛТЫНГУЗИН, Төмән районы, Ямбай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836