Материалы

Саимә апаның тормыш сукмагы

последние и лучшие новости искусства в мире

13-10Индәр авылында яшәүче Саймә Вәли кызы Маняпова 1946 елның 22 мартында Сәлимә Тимеркәй кызы белән Вәли Әйтмөхәммәт улы Вәлитовлар гаиләсендә икенче бала булып туа. Зур абыйсы - Әйтмөхәммәт, энекәше - Мөхәммәтгали.

Әти-әниләре колхозда эшлиләр, 1941 елны сугыш башлангач, әтиләре сугышка китә. 1945 елда җиңү яулап, гаиләсенә исән-имин йөреп кайта. Әнисе колхозда эшләп кала. Абыйсы Әйтмөхәммәт җиде сыйныфтан соң, колхозга эшкә керә. Саимә апа кече энекәшенә күз-колак булып, өйдә утыра.

Авылда дүртенче сыйныфны тәмамлап, Саимә апа кызлар белән Бигәтен авылына белемен дәвам итәргә юл тота. Анда интернатта яшәп укый.

Сигезенче сыйныфта Икенче Вагай авылында белем ала.

Аннары Тубыл шәһәренә ПТУга штукатур-малярлыкка укырга керә. Шунда үз гомер юлдашы Фердинант Сәфәргали улы белән тормыш корып җибәрәләр, ике кызлары туа.

Вагай районының Боровое поселогында урман хуҗалыгы ачылгач, алар гаиләләре белән шунда эшкә киләләр. Завод аларга фатир бирә. Балаларны карарга Сәлимә әби ярдәм итә.

Бераздан Индәргә күчеп киләләр, аларның тагын егет белән кыз туа (малайлары, кызганычка каршы, исән түгел).

1986 елда Саимә апа белән мәдәният йортында бергә эшләп алдык. Ул матур җырлый, оста бии. Күп концертлар, бәйрәмнәр оештырдык.

Аның кызлары үз гаиләләрен корып яшиләр. Фердинант абый белән Саимә апаның 4 онык, 15 нәбәрәләре үсә. Хәзер Саимә апа диндә - намаз укый, Ураза, Корбан, Мәүлид бәйрәмнәрен уздыра. Балаларга, оныкларга ярдәм итә.

Тания АЙБАТОВА, Вагай районы, Индәр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума