Материалы

Салават абый турында сүз

последние и лучшие новости искусства в мире

47-7“Кайда тудың, шунда кирәктең”, дип әйтәләр. Эске авылында туып-үскән Салават Әхмәтгали улы Яруллин да шундыйлардан. Күп балалы тату гаиләдә өченче бала булып 1944 елның 20 ноябрендә әти-әнисен куандырып дөньяга килә. Әхмәтгали абый Уразбикә апа белән балаларын милләтебезгә, динебезгә тугры итеп, намуслы, әхлаклы шәхесләр итеп тәрбияләделәр. Үсә бара Салават абый Чугунаево урта мәктәбендә белем ала. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, армия хезмәтенә алына. Хәрби хезмәт юлы Польшада танкчы буларак үтә. 1973 елның ноябрь аенда Салават абый Равия Гади кызы белән тормыш корып җибәрәләр.

Көн дә казна эшенә йөрсәләр дә, хайван саклыйлар, бакчада җиләк-җимешләр үстерәләр. Вакыт үтә бара. Мәхәббәт җимешләре булып ике кызлары - Лилия белән Света туалар. Кызлар әти-әниләренең кадерләрен белеп, эшкә өйрәнеп, бер-берсенә булышып, мөстәкыйль тормышка аяк басарга тулысынча әзер булып үсәләр. Чугунаево урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, югары белем алу теләкләре көчле була. Нәтиҗәдә, Лилия – укытучы, Света юрист һөнәрләрен үзләштерәләр. Вакыты җиткәч, кызлар авыл егетләренә кияүгә чыгалар, тормыш иптәшләре белән икешәр бала тәрбиялиләр. Света - Төмән шәhәрендә, Лилия Эске авылында яшиләр. Салават абый машина йөртүче булып Велижан сельпосында 35 ел эшләде. Ул “Автолавка”сында кечкенә авылларга төрле тауарлар йөртте. Ул чакларда бетеп барган авылларда кибетләр юк иде. Шуның өчен “Автолавка” халыкка бик мөһим һәм кирәкле булды. Салават абый эшен белеп, төбенә җиткереп, тырышып эшләде. Яхшы эшләгәне өчен бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Бүгенге көндә безнең хөрмәтле хезмәт ветераныбыз лаеклы ялда. Алай булса да, ул тик утырмый. Туган ягының тарихы, дөнья яңалыклары белән кызыксына, даими рәвештә газета-журналлар укый. Бу көннәрдә абыебыз үзенең 75 яшен билгеләп үтте. Без аны ихлас күңелдән юбилее белән тәбрикләп, сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, озын гомер, иман байлыгы телибез.

Рамилә ЯРУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Эске авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума