#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Санкт-Петербургка «Амин тур» белән

последние и лучшие новости искусства в мире

2-6Безнең зур Ватаныбызның төньяк башкаласына сәяхәтебез Яңа ел бәйрәменнән соң башланды. 2 январьда самолетта Төмәннең «Рощино» аэропортыннан очтык. 2,5 сәгатьтән соң без Петербургның «Пулково» аэропортында басып тора идек инде, анда безне төркемебезне оештыручы Фәрид Корманов һәм экскурсовод Зөһрә Әхмәтҗанова каршы алдылар. Менә без автобуста һәм кызыбыз легендар шәһәр турында шулкадәр кызыклы итеп сөйли башлады. Санкт-Петербург, әлбәттә, үзе дә гаҗәеп матур шәһәр, әмма Яңа ел бәйрәменә ул бик үзенчәлекле бизәлгән.

Шәһәр йортлары, кунакханәләр, кафелар һәм рестораннар яңа төсләр белән күзне иркәлиләр, аеруча Невский проспектында. Бу көнне экскурсия булды. Беренче көнне Санкт-Петербургның иң зур һәм танылган православие храмы - Исаакиев соборы истә калды. Икенче көнне программа буенча Ленинград блокадасы турындагы истәлекләр белән танышу иде. Без Пискарев зиратында - Ленинград блокадасы корбаннарының һәм Ленинград фронты сугышчыларының күпләп күмелгән урынында булдык. Зиратта һәлак булучылар мемориалы, янәшәсендә алты метрлы «Ватан-Ана» скульптурасы төзелгән. Экскурсоводның блокада корбаннары турында сөйләгәндә күзләре яшьләнүен күрү бик тәэсирле иде.

Алдагы көн Пушкин (Царское село) шәһәрендәге Екатерина сараена багышланды. Барокко стилендәге сарай үзенең байлыгы, матурлыгы, мәһабәтлеге белән гаҗәпләндерде. Мондый зиннәтле музей-тыюлык территориясендә һәвәскәр фотографлар өчен урыннар күп иде. Монда искитмәле пейзаж күренешләре, скульптура композицияләре күп, гадәти булмаган почмаклар эзләргә мөмкин.

Әлбәттә, бөтен парк комплексын әйләнеп узу һәм аның барлык почмакларына күз салу, сарайларның эчке бизәлешен карау, үз күзләрең белән атаклы Гәрәбә бүлмәсен күрү өчен патша авылына берничә тапкыр килергә кирәк. Тәэсирләр диңгез!

Соңгы көн темасы революция турында иде. Алдан шәһәрнең матур мәчтендә булдык, кереп садака салып чыктык. Аннары Аврора крейсерына бардык. Балачактан бу легендар корабны күрергә хыялланган идем, һәм менә хыял тормышка ашты. Санкт-Петербургның иң яхшы һәйкәлләренең һәм музейларының берсе. Шундый данлы тарихка ия булган кораб бөтен халык файдасына хезмәт итте. Кораб трюмында бик бай эчтәлекле музей бар. Музей хезмәткәрләре дә мактап туймаслык.

Һәм менә безнең турның соңгы этабы - Кронштадт, уникаль шәһәр - утрау - крепость - порт. Без башка чорга, суднолар төзү чорына, Петр чорына һәм Бөек Ватан сугышында мәһабәт шәһәрнең ныклыгы чорына эләктек. Кронштадтан соң экскурсовод безне урынга - Эрмитажга җибәрде.

Моны үз күзләрең белән күрергә кирәк! Бу искиткеч матурлык, мең еллар дәвамында дөнья сәнгате хәзинәсе... Барлык хисләрне дә тасвирлап булмый! Бу матурлыкта эреп бетәсем килә...

Бу гаҗәеп турыбызны Фәридсез күз алдына китерә торган түгел. Ул оештырмаса, болай ук шәп килеп чыкмас иде. Аның түземлегенә, ихтирамына сокланырлык. Сәяхәтебез бер тында үтеп тә китте. Эмоцияләр чиксез. Барыбыз исеменнән дә Фәрид Зәки улына рәхмәт белдерәбез.

Флюра БИКТИМИРОВА,
Яркәү районы, Маранка авылы
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836