#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Саулык.1001 киңәш

последние и лучшие новости искусства в мире

Ылыс дәвалый

Ылыслы урманда йөргәнегез бармы сезнең? Андагы һаваның сулышларны киңәйтеп, тын юлларына бәлзәмдәй ягылганын тоя идегезме? Ә бит дөрестән дә ылыс тын юлларына бер дигән дәва.

Тиздән чыршы ботакларында яшь бәбчекләр пәйда булачак. Җыегыз сез аларны. Бу яшь ылыстан бик шәп дәва ясыйлар.

Рецепты гади генә. Яшь ылысны юып, кайчы белән ваклыйбыз. Бер литрлы банкага вакланган ылысны шикәр комы белән аралаштырып, тыгызлап тутырабыз. Якынча өч атнадан ылысның суты бүленеп чыга. Аны сөзеп, суыткычта саклыйбыз. Шушы сут беткәнче көнгә өч тапкыр 1 чәй кашыгы кабып куябыз. Кыш дәвамында үпкәгә җыелган бөтен какырыкны чыгарып бетерәчәк.

Каен суы

Март, апрель айлары – каен суын җыяр өчен иң кулай вакыт. Әле бөреләр уянмаган, әмма кәүсәләргә яшәү суты инде күтәрелгән. Бөреләр ачыла башлагач, каен суын агызырга ярамый.

Диаметры 20 см булган агачта бер генә тишем ясарга рөхсәт ителә, 25 см диаметрлысына – 2, юанлыгы 35 см булган агачка 3 тишем ясарга була. Зур бер каеннан тәүлегенә 7 литр су агызырга ярый.

Каен суын көндез генә җыеп була, төнлә кәүсәдәге сут агышы туктала. Агачның төньякка караган ягында суты күбрәк була. Тишемне агач төбеннән ярты метр биеклектә ясасаң яхшы.

Суы күбрәк аксын дип, кәүсәне тирән тишмәскә кирәк. Беренчедән, бу агачка зыян китерә, икенчедән, тереклек суты агучы каналлар кайры белән үзагач арасында гына урнаша.

Каен суын алып бетергәч, кәүсәдәге җәрәхәтне томалап кую мәҗбүри. Югыйсә берничә елдан бу агач корыячак. Тишемне бакча җилеме (садовый вар), балавыз, кер сабыны белән томалыйлар. Ул булмаса, берәр ботак тыгып куярга мөмкин. Ботак, бүртеп, тишемне тулаем каплар.

Яз көне каенның суын гына түгел, бөресен дә җыялар. Каен бөресеннән ясаган төнәтмә бәвел кудыргыч, тирләткеч үзлеккә ия. Аны организмның язгы хәлсезлеген җиңү өчен кулланалар, хатын-кызларда күзәтелүче гормональ тайпылышларны дәвалыйлар.

Каен суы, каен бөресе һәм каен кәүсәсендә үсүче гөмбә (чага гөмбәсе) организмның яман шеш авыруларына каршы торучанлыгын арттыра.

Каен суы өй шартларында озак сакланмый. Пыяла савытка салып, өч көн суыткычта сакларга була, аннары ул бозыла башлый. Әчү процессы башланган саен каен суыннан квас әзерлиләр.

(“Сөембикә”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836