#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сазъякларга очу проблемалары

последние и лучшие новости искусства в мире

29-11Төмән өлкәсенең берничә районына керүче сазъяк авылларына, Тубыл аэропортыннан АН-2 самолеты очуы беркемгә дә сер түгел. Әмма, ул вакытлыча гына. Быел май урталарыннан оча башлады, ә октябрьнең 30ы соңгы рейс була. Аннан соң алар шәһәрдән өзеләләр. Күпме вакытка икәнлеге билгесез, кайчан сазлыклар яхшылап ката, шуннан соң гына машиналар йөри башлый. Кайсы елларда яңа елдан соң гына юллар ачыла.

Җирле халыкның тилмереп көтеп торган бердәнбер самолеты атнасына 2 рейс йөри, бу халык өчен бик аз. Бигрәк тә Тубыл районы, Лаемтамак авылына, аңа тагын Вәрмәкле, Тәпкен авыллары пассажирлары кушыла.

Лаемтамактан Тәпкенбаш, Янгутум, Кыскыркүл, Түбән Тәүде янындагы Паченка авылына килүче рейсларга эләгүе лаемтамаклыларга бөтенләй кыен, анысы да атнасына 2 рейс.

Күптән түгел Паченка аэропортына барырга туры килде. Түбән Тәүдене узгач, Киндерле авылы юлына борылып, 5-6 чакрымнан соң, аэропортка кадәр берәр чакрым араны уйсу басулык уртасыннан үтәргә туры килә. Менә инде бөтен бәла да шунда: көчле яңгырлардан соң, аннан трактор белән дә узарлык түгел. Кешеләр киләләр дә шунда туктап калалар.

Тагын да анда аэропорт дигән күрсәткеч юк, күпләр адашып-эзләп йөриләр. Бәлки, шул баткак юлга төшәселәре килмидер. Аннан бит җәяү дә үтәрлек түгел, ә кешеләр кечкенә балалар, авыр сумкалар белән киләләр. Бу хәлгә карап йөрәкләр әрни. Аэропорт үзе биек, киң җирдә урнашкан. Былтыр ачык яланда яңгыр яуса, кешеләр самолет килгәнче чыланып бетәләр иде. Ә быел җәйге түбә ясалган, яңгыр-җилдән ышыкланып була, эчендә урындыклары, өр-яңа агач исләрен аңкытып бер өстәл дә тора.

Аэропорт начальнигы Николай Хрисанов билетлар яза. Ул да юл проблемасын беренче урынга куйды. “Күп еллар халык белән эшләп, кешеләргә мондый мөнәсәбәтне күргәнем юк иде. Бу баткакка әйләнеп китә торган юл шәхси хисапта, катлаулы мәсьәлә ул. Ә менә күрсәткеч турындагы соравыгызны хәл итәргә тырышырмын”, - диде ул. Николай Семенович гомерен түрәлектә уздырган кеше. “Большевик” совхозында ферма мөдире булып хезмәт юлын башлый, совхоз рәисе булып та озак еллар эшли, 50 елга кадәр төрле оешмаларда хезмәт куя.

Ул аэропорт начальнигы вазифасын үткән ел үти башлаган. «Пассажирларга да әйтәсе килгән сүзем бар иде. 29-10Ике атна элек авылларга очарга теләүче кешеләр телефон аркылы язылып куялар да, очар вакыт җиткәч килмичә калалар. Әгәр дә алдан очмауларын кисәтеп куйсалар, алар урынына башкалар очар иде.

Андый кешеләрне билгеләп куябыз, икенче язылырга теләсәләр дә язмыйбыз. Хәзерге заманда телефон аркылы шалтыратып кисәтеп кую беркемгә дә кыенлык тудырмый”, - диде аэропорт начальнигы.

Бу көннәрдә яңгырлар коя, авылдан килүчеләр дә, китүчеләр дә ничек шул юл аркылы үтәрләр икән, дигән уйлар борчый.

Ә самолетларга уңышлы һава юлы, уңай җил һәм рейслар артып, юл каралып, халык очалмыйча тилмереп йөрмәсен иде дигән теләкләрдә калабыз.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836