#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер Болгары

последние и лучшие новости искусства в мире

Кайчандыр рус патшасына баш күтәргәннәрне сөргенгә җибәргән кебек, безне дә Себергә җибәрделәр. Талчыккан, хәлсезләнгән, йөзләгән чакрымнар үтеп, яңа җирләргә килеп җиттек без, күкрәк иркен сулыш алды, аяклар җиңеләеп китте. “Алтын” балыклы күл, җиләк, гөмбә, җәнлек тулы урман безне каршы алды.

Эчемнән ниндидер тавыш: “Үсәр, очар канатлар кабат үсәр, элеккедән дә көчлерәк, себер салкыннарыннан курыкмый торганнары, ачы җилләргә бирешми торганнары».

Язмышның миңа мәхәббәт хисе, ана шатлыгын, ак чәчле әби булганчы бер гасыр гомер, тыныч картлык, тагын бик күп нигъмәтләр әзерләп куйганын мин ул вакытта әле сизмәгәнмен дә. Ләкин бу бәхет җиңел бирелмәде. Тик тешләрне кысып кына түзә алырлык сынаулар аша үтәргә тиеш идем.

Күрше авыллардан килгән милләттәшләр безне каршы алды. Кемесе ризык, кемесе савыт-саба, кием, эш кораллары белән булыштылар. Кирпечне Канчәбер авылы кешеләреннән әҗәтләштек. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән мәкаль бар. Көзге яңгырлар явып, җирләр туңып, карлар яуганчы, күп кенә землянкалар казылды.

Җир ап-ак юрганын ябынып, кышкы йокыга талды. Әти белән абыйга бер бүрек, абый белән миңа бер пар пойма. Чиратлашып киябез. Абыем урманнан мич ягарга утын ташый, мин учакны сүндермәскә тырышам, яктысы төшә. Әти ауга, балыкка китә. Алтын табаннарны пешерергә миңа күрше әбиләр өйрәтте. Шулпасы тәмле, ап-ак.

Әтием ютәлләп китте. Ул хәзер мич янына ятып йоклый. Түтиләр мәтрүшкә, мүк җиләге алып килделәр. Әремне (полынь) кайнатып эчердек, яз җитүгә әтине аякка бастырдык.

Кошлар, үзләренең канатларына теркәп, җылы көннәр, шатлык алып кайттылар. Көнозын матур җырларын суздылар. Әти: «Кирпеч сугарга вакыт», - диде. Мин ялан аяк балчык изәм. Баш очымда бал кортлары бызылдый. Караңгыгача балта тавышлары тынмый.

Яңа җирдә матур өйләр салынды. Бер-ике ел кышлаган торакларда хәзер бозау, сарык, кәҗә, тавыклар яши. Коелар казылды, читәннәр сузылды. 4-5 ел эчендә яңа Болгар үсеп тә чыкты. Миңа тиздән унбиш була. Талымхан юлындагы «Стекольный» заводына пыялага барганда, Канчәбер авылы егете белән таныштым. Аңа – 17. «Үзем исән чакта урнашып кал, кызым», - дип, әти мине бер карт муллага кияүгә бирергә булды.

Аллаһы Тәгаләне исемнән чыгармадым, һәр биш намазымны, уразаларымны ташламадым, Ходайдан бәхет сорадым.

Никах укыласы көн килеп тә җитте. Хәзрәт укыганнан соң, кияү хатынын күрергә дип чыкса, аннан җилләр искән. Мин үзем сайлаган кияүгә, яратканыма, тәрәзәдән качып, ияреп киттем.

Яңа Болгардан Канчәбер авылына хәлле яшәгән Аппасовлар токымыннан булган гаиләгә килен булып төштем.

Сафура АТАЕВА сөйләгәннәрне
Рәйсә РӘХИМОВА язып алды

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836