#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәләтле шәхесләр очрашты

последние и лучшие новости искусства в мире

13-315 март көнне Тубыл районы китапханәсендә көтелгән очрашу узды. Себер татар шагыйрәсе Галия апа Абайдуллина үзенең яңа чыккан китаплары, уй-фикерләре белән таныштырып китте. Без китапханәдә шагыйрәнең һәр китабы чыккан саен презентация үткәрәбез. Бу юлы килгән кунакларның Галия апа турында белемнәрен тикшереп карарга булдык. 3 кеше «Галия Абайдуллинаның иҗатын яхшы белүче» медален алды.

Кичәне Галия апа үзе чыгарган табышмаклардан башлап, шигырьләре белән таныштырды, кызыклы мәзәкләр сөйләп көлдерде. Туган телебезне саклап калу турында борчылды. Шагыйрәне яклап Россия рәссамнары берлеге әгъзасы, Тубыл районында туган рәссам Эдуард Тушаков сүз алды. Ул Ташкентта эшләгән чакларын искә төшерде, Галия апаның шигырьләрен бик яратуын белдерде. Алсу апа Хәлитова, Гөлшат апа Сухова яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр. Мирфайзә апа Фазыйлова Вәчир авылындагы мәктәп музеенда Галия апага багышланган күргәзмәләр әзерләгәне, дәресләр үткәргәннәрен искә төшереп китте.

Галия апаның «Тормыш пестән Кеше йасаты» дигән шигырьләр җыентыгын истәлекләр китабы дип атарга була, анда тормыштан алып язылган хикәяләр тупланган. «Мин – сугыш яшьтәшемен», «Хезмәт итәм телемә» китапларында Галия апаның эчке серләрен ача торган шигырьләре җыелган. Барлык китабын шагыйрә китапханәгә бүләк итте.

Очрашуда тагын бер шатлыклы хәбәр булды – Галия апа Абайдуллина Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдында зур хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән. Без аңа бик шат һәм шагыйрәне котлыйбыз, сәламәтлек, уңышлар телибез һәм киләсе очрашуларга көтәбез.

Тубыл районы китапханәсе хезмәткәрләре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836