#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сезгә күрергә язмасын

последние и лучшие новости искусства в мире

Без - сугыш балалары. Сугыш турында күп язылган, сөйләнгән, киноларда күрсәтелгән. Шулай булса да, берничә сүз әйтеп китәсем килә...

Илебез бөтен дөньяга мәшһүр булып, тормышыбыз алга китеп барганда, немец фашистлары безгә сугыш белән килделәр. Әти–абыйларыбыз илебезне саклап калыр өчен сугыш кырына киттеләр. Турай, Ямбай авылларында хатын–кызлар, үсмер балалар, әби–бабаларыбыз гына калды. Сугышка киткән кешеләребез анда кулларына корал алып көрәшкән булсалар, монда авыл халкыбыз, эшләп тапканы сугышка китүчеләргә булсын дип, күп сынаулар үттеләр. 1930 елларда нык аякка баскан “Урал” колхозының йөгерек атларын да сугышка алып киттеләр. Халкыбыз кыр эшләрен үгезләр, сыерлар җигеп башкарды.

Күп күрәчәкләрне хатын–кызлар күрделәр. Аларны октябрь аеннан алып, март аеның ахырына кадәр трактор, комбайн йөртергә, агач кисәргә читкә җибәрделәр. Кичен, я иртә белән, эшкә киткәнче, утынга барып килергә, яисә амбардагы бодайны, арышны янмасын өчен көн дә көрәк белән кузгатып торырга кирәк иде. Бәрәңге утырта торган җирне, эштән кайткач ял итмичә, көрәк белән казыдылар. Зур басулардагы уңышларны урак белән урдылар. Бодай, арышын иләгәннәр. Күлдән суны көянтә-чиләк белән ташыганнар. Искергән киемнәрне ямап кигәннәр. Хуҗалыктагы мал–туарны ашатканнар, сыерларын сауганнар. Әле тагын, хәлләре бетсә дә, өйдәге балаларны, әби-бабаларны тәрбияләп, юкны бар итеп аш әзерләп, өсләрен бөтәйтеп торганнар. Сугыш кырларыннан килгән кайгы кәгазьләрен алып еласалар да, дошман алдында башларын имичә, югары тотканнар. Бик арып, эштән кайткан вакытларында гына булса да, моңлы татар халкы җырларын җырлап кайтканнар. Безнең хатын–кызларыбыз түзәрлек булмаган авырлыкларны күргәннәр, кичергәннәр. Шулай да иманнарын сатмаганнар, аңа тугры калганнар. Нинди авырлыклар күрсәләр дә, берсе дә “шешә” колы да, аракы колы да булмаган, белгәннәренчә догаларын укыганнар. Хәзерге көндә дә Аллаһны зурлап, ислам динен хөрмәтләп, Коръән укытып торалар. Аллаһны искә алуларына, әрвахларны дога белән сөендерүләренә, авырлыкларга түзүләренә, иманнарына нык булып калуларына безнең хатын–кызларыбыз Аллаһының рәхмәтенә ирешсәләр иде.

Хаҗиәкбәр НИГЪМӘТУЛЛИН, Төмән районы, Турай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836