Төмән районы, Чаплык авылына Талымханнан “Вак бәлеш” балалар ансамбле килеп, авыл хатын-кызларын бәйрәм белән котлап, матур концерт куйдылар. Балалар сәләтле, тырыш, уңган булулары белән олы яшьтәге апаларны куандырдылар. Баянда Ислам Сафин оста уйнады, ә алып баручы Гөлнур Хәкимова халыкны җырлатып, биетеп тә алды. Балалар әйбәт костюмнар киеп биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Халык бар эшләрен читкә куеп күңел ачарга, тирә-як урамнардан җыелдылар, һәрбер чыгышны алкышлар белән каршы алдылар.
Рәхәтләнеп ял иттек. Без аларга һәм концертны оештыручы Каләмгөл Раимгуловага рәхмәтебезне белдерәбез.
Сәрвәр АИТОВА, Төмән шәһәре.