#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Шәҗәрә – ул нәсел агачы

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин «Яңарыш»та (№12, 18.03.2022 ел) басылган Галия Абайдуллинаның «Котлы булсын» мәкаләсен дулкынланып кат-кат укыдым. Анда язылган «Ата-бабаң кем булган, син кемнең токымы? Һәркемнең тормышы үзе бер тарих. Аннан үрнәк, гыйбрәт алырга була!» - дигән сүзләре күңелемә бәлзәм булып ягылдылар.

Шул уңайдан файдаланып, мин дә үзем төзегән шәҗәрәм белән газета укучыларын кыскача таныштырырга уйладым. Бәлки, сүзләрем яшь буын укучыларын да кызыксындырыр, үзләренең нәсел-ыру агачын үстерүдә аз булса да булышлык күрсәтер, дип өмет итәм. Әти-әни, бабай-әбиләр исән чакта изге мөселман йолаларын сорашыгыз, ишеткәннәрне, белгәнегезне кәгазьгә теркәп барыгыз, соңга кала күрмәгез! Интернет диңгезендә йөзә белүче бүгенге яшьләр өчен бигрәк тә эш җиңеләя.

Шәҗәрәмне Башкортостанның халык шагыйре мәрхүм Рәми ага Гарипов иҗаты һәм аның фикерләре белән танышкач, ун ел элек, лаеклы ялга чыккач кына яза башладым. Бу эш изге дип саналса да, бик җиңелдән булмады. Таба алган кан-кардәшләремнең, тормыш юлдашларының исем-фамилияләрен, туган көннәрен, җиргә төшкән елларын, урыннарын да күрсәтергә булдым. Бу мәгълүматларны «Минем нәсел-нәсәбем» дигән исем астында аерым яздым.

Минем фамилиям әтиемнең әтисе Хисаметдин бабай исеменә бәйле. Аның әтисе Нәҗметдин, бабасы Таҗетдин булганнар. Патша Иван Грозный XYI гасырда ил чиген күчмә кабиләләрдән саклар өчен аларны Ярославль җирләреннән Татарстанга, Буа районы Ташкичү авылына күчергән.

Хисаметдин бабай биш улы, бер кызы һәм хатыны Саҗидә әби белән ХХ гасыр башында Татарстаннан Себергә патша әмере буенча күчеп килгән. Уллары Афзалетдин һәм Сәлахетдин – тыл ветераннары, Борһанетдин (минем әтием) – өч сугыш ветераны, Җәләлетдин – сугыш ветераны, Сабирҗан – сугыш кырында һәлак булган, кызы Фатыйма (Дәүләтгәрәева) – тыл ветераны. Урыннары җәннәттә булсын. Барысы да минем хәтеремдә. Һаман да дулкынланып, дога кылып искә алам. Шәҗәрәмдә кияү яки киленнәрем белән өч йөздән артык исем бар.

Мин яза башлаганда бабамның ун оныгы исән иделәр, ә бүгенге көндә бишесе генә. Аларның исемнәре һәм яшәгән җирләре: Хәерниса - Афзалетдин һәм Һәнүзә кызы – Ямбайда, Гайния – Асланада, Гани - Уфада (игезәкләр), Факия (Кече Акъяр) – Борһанетдин әти һәм Саҗидә әни балалары; Сара, Суфия - Җәләлетдин кызлары (Екатеринбург), Нил - Фатыйма һәм Мөхәммәт улы (Ямбай). Хисами бабайның уллары, кызы һәм оныклары Ватаныбызның азатлыгы өчен аяусыз сугышта һәм тыл эшләрендә актив катнашканнар, күпләре батырларча һәлак булганнар. Аларның якты истәлегенә мәңгелек дан!

Йола буенча һәр мөселман үзенең шәҗәрәсен җиде буынгача белергә тиеш. Мисал өчен ике оныкчыгымның ыру тармагын язам: Таҗетдин-Нәҗметдин-Хисаметдин-Борһанетдин-Гани-Альберт-Дария-Ильяс белән Артем (сигезенче буын әгъзалары).

Ел артыннан еллар уза, ә тормыш, гомер матур гына үтә бара. Аллага шөкер, Хисаметдин бабамның бабасы Таҗетдин утырткан безнең нәсел агачы – имән коры җилләрне, ярсу елларны үтеп, һаман да шаулап үсә, яңа яралган яшел яфраклар белән матурлана тора. Тугандашларым! Шул имәнне, аның ботакларын корытмыйк, ул тагын да меңнәрчә еллар яшәсен! Исәннәрне кадер-хөрмәт итеп, ә үлгәннәрне истә тотып, каберләрен белеп яшик!

Гани ХИСАМОВ, Уфа шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836