Материалы

Шигъриятебез

последние и лучшие новости искусства в мире

Менә тагын бер ел үтеп тә китте. Ел ахырында без, шигырь белән мавыгучы адәмнәр, аз гына булса да нәтиҗә ясап карыйк. “Әдәби Төмән” оешмасы ел буенча күп җыелмаса да, Аллага шөкер”, “Яңарыш” редакциясенә шигырьләр даими рәвештә килеп торалар. Мин инде шул оешма рәисе буларак, кайсы очракта килгән шигырьләрне укып чыгарга тырышам. Яңа исемнәр эзләп, яңа яза башлаган каләмдәшләргә үзләренә генә атап, кечерәк кенә рецензия шикелле хатлар да җибәрәбез. Галия апа Абайдуллина миңа аталган шигырендә дөрес язган:

Себер татары шагыйре,
Кайчак моңланасыңдыр.

Уңышлары уңганнарга

Кайчак сокланасыңдыр...

Әйе, мин Галия апа Абайдуллинаның иҗатына да карап сокланам. Бер карауда гади генә сүзләр белән язылган шигырьләре төрле проблемалар күтәреп чыгалар. Ә инде аның бастырылган китаплары 15кә җитә. Хәзерге вакытта китап бастырудагы авырлыклар турында әйтәсе килми.

Китап бастыру дисәң, Сөнгать абый Бекенин турында әйтәсем килә. Ул шигырь язу белән чикләнмичә, музыка да язып куя. Үзе матур итеп скрипкада да башкара. Соңгы китабында күп шигырьләре туганнарына, дусларына багышланган булса да, яшь буынга атап язган шигырьләре, минемчә, отышлы язылган; “Хатын-кыз хакында” шигырендә мондый юллар бар:

Гаиләдә, бел, хатын-кыз
Тотып тора зур урын.

Аның тәрбиясен ала

Аннан туган яшь буын.

“Яңарыш”ка Тубыл шәһәреннән даими рәвештә Әлмөхәммәт Хәбибуллин үзенең шигырьләрен җибәреп тора. Ул да үзенчәлекле иҗаты белән укучыларга күптән таныш. Соңгы вакытта аның әйбәт лирик шигырьләре күңелгә ята.

Тубыл шагыйрьләрен санап киткәч, хәзер Омск өлкәсендә яшәүче Гөлфизәр Абдрахманованы да онытырга ярамый. Бигрәк тә, аны Гөлнур апа Хәйруллина белән бер рәткә куяр идем. Һәркем белә, балаларга шигырь язу нинди аерым тема булып тора.

Бу мәкаләмдә бөтен шагыйрь-шагыйрәләрнең иҗатына анализ ясарга максатым юк. Редакциябез бөтен шигырьләргә игътибар бирергә тырыша, Аллага шөкер. Газетаның “Шигърият” бүлегендә танылган Шәүкәт Гаделша, Галия Абайдуллина, Клара Кучковская, Гөлнур Хәйруллина, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Сөнгать Бекенин, Гөлсинә Колчакова, Фәхриҗамал Утяшева белән беррәттә Фәрид Ермышев, Тимер Галим Эчкени, Римма Арсухина, Динара Ахина, Фәүзия Аюпова, Рәйханә Алимова, Рәшит Атульшин шигырьләре басылды.

Шушы яңа исемнәр арасында Фәрид Ермышевның шигырьләренә тукталып китәр идем. Менә Күкрәнде авылы безгә тагын бер талантлы шагыйрь үстергән. Күкрәнде авылы, Күкрәнде мәктәбе Ф.Ермышевның әйтүенчә:

Еракларга китсәң, магнит кебек
Тартып тора мине Күкрәндем.

Тирә-якка данлы мәктәп белән
Кешеләрең белән күкрәдең...

Фәриднең соңгы шигырьләре, бигрәк тә Себер татарын бердәмлеккә өндәп, телебезне югалтудан саклап язган шигыре, минемчә, бик отышлы, чын күңелдән язылган. Менә мондый юллар:

... Әллә телебезне Казан тыйган?
Казан баскан? Безне Казан кырган?

Әллә Казан авылларны яккан?

Казан килеп мәктәпләрне япкан?

Хөрмәтле каләмдәшләр, шигърият яратучылар! Ни өчен без шигырьләр язабыз, шигъриятне яратабыз? Шигърият – ул кыска, нәфис әдәби әсәр. Анда шагыйрьнең үз карашы гына түгел, ә безнең тормышта булган кимчелекләр, хәсрәт тә, сөенеч тә, мәхәббәт тә. Табигать күренеше аша шагыйрьнең, нинди хис-тойгылар кичерүен күрәбез. Күп очракта бергә уйланабыз, шатланабыз, кайгырабыз. Билгеле инде, шигъриятнең асыл темасы – мәхәббәт. Мәхәббәт шагыйрьнең йөрәк тибешен, гомер агышын, күңел дөньясын билгели түгелме?

Язмамның ахырын Фирая Зыятдинова шигыре белән тәмамлыйм:

Шагыйрьләрнең күңеле нечкә була
Шагыйрь күңеле – сабый күңеле.

Шагыйрьләрнең гомере кыска була

Шагыйрь гомере – чәчәк гомере.

Шагыйрьләрнең гомере кыска була
Бер атылган йолдыз гомере.

Шагыйрьләрнең гомере озын була
Шигырьләре җиңсә үлемне.

Сәгыйть САГИТОВ, Россиянең журналистлар союзы әгъзасы.
Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума