#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шомырт агачы язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

Киндерледә күрше Гыймран абый белән Срурҗиһан апа Гыйльмановлар һәм безнең бакчалар тоташкан урында, киртә буенда, бик җәелеп шомырт агачлары үстеләр. Бу агачлар күршеләрнеке иде. Ел саен язын аларга сандугач кайтты. Төне буе сайрап чыга, без тавышына сокланып тәрәзәне ачып куябыз. Гыйльмановларның шомыртлары искиткеч тәмле иде: авызны бөрештерми, баллы, ишелеп уңа. Күпме телисең, шуның кадәр ашыйсың, әмма ул кешенеке.

Узган гасырның 80нче еллар башында әти дә бакчада өй янына шомырт агачы утыртты. Ул да биек булып үсеп, ел саен хәйран калырлык тәмле уңыш бирде. Бер елны Срурҗиһан апаларга Тубылдан Маһинур әбисе белән Женя Куклин исемле малай килде. Егет аларның шомыртларын ашамады, сезнеке тәмлерәк, дип безнең агачка үрмәли иде.

Исемдә, 1985 елның җәендә шомырт нык уңды, җыеп кышкыга киптердек, әни ел дәвамында бүрттереп алардан бәлешләр, күмәчләр пешерде. Өебез яныннан узып барган һәр авылдашны тәрәзәдән шакып чакырып, шомырт күмәчләре белән сыйлый иде.

Язын шомырт тәмле исләрен аңкытып шау чәчәккә күмелә. Икедән туган сеңелләр, бала-чага да бакчага кереп шомырт ашый иде. Кемнең җыясы килә, шул җыя. Бу агач безне озак еллар куандырды.

1995 елның май аенда әни үлде. Институтның 4нче курсында укып йөргән яшь кызга моннан да олырак кайгы була микән? Илебезнең иң авыр чоры: Чечня сугышы башланган, кибетләрдә берни юк, кешеләр эшсез, эшләгәненә хезмәт хакын түләмиләр һәм башкасы.

Мин җәен каникулга кайттым. Өйдә эч пошыргыч тынлык һәм бушлык, әти бер якта, 19 яшьлек энем белән мин икенче якта мәшгуль. Безне берләштерергә әни юк, абый-апалар шәһәрдә яшиләр. Ул җәйне шулай әнигә сагынып зур газап белән кичердек.

“Шамил абый, өй янына шомырт агачын утыртырга ярамый, ул үскәч, тамыры йорт нигезенә керсә, гаиләдә кемдер үлә”, - дип кайсыдыр әйткән әтигә. Август аенда ул гаять зур агачны кисте. Урам якка, капка төбенә сөйрәп чыгарып салды. “Шомыртын җый, очында бигрәк күп”, - дип мине чакырды. Мин зур бидонны тутырып җыйдым. Агачны кызгандым, ләкин язмышы шулайдыр, дип ризалаштым.

Срурҗиһан апа белән Гыймран абый бакыйга күчкәч, агачлары акрынлап корыдылар. Былтыр соңгы шомырт агачын давыл сындырды, аңа былтыргача сандугач кайтты.  

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836