Материалы

Сынауларга бирешмәгәннәр

последние и лучшие новости искусства в мире

1-810 нчы январьда Бөек Ватан сугышы ветераны Айният Хөснетдин улы Хисмәтуллинны 90 яше белән Вагай район хакимияте, ветераннар оешмасыннан вәкилләр, туганнары, балалары, онык-нәбәрәләре котладылар. Күбәк авылында гомер кичергән Айният Хөснетдин улы кышын Тубыл шәһәрендә кызы Гайшәдә. 90 яшенә чыккан Айният абыйга “Сугыш ветераны” таныклыгын тапшырганнар. 1941-45 нче елларны ”Җиңү яулауга керткән өлеше өчен” медале белән бүләкләнгән Айният Хөснетдин улының балачагы һәм яшүсмер еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. 12 яшеннән авыр хезмәт юлын башлаган абый ул чорның афәтләрен йөрәге аша үткәрә.

Авылдашлары, гаиләсе, әти-әнисе, эне-сеңелләре белән кичергән кайгы-хәсрәтләр, ул еллардагы авырлыклар турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

“Сугыш башлангач, авылыбызның ир-егетләре фронтка китте. Безнең әтиебезне хезмәт армиясенә алдылар. “Уралмаш”тан әти әйләнеп кайтмады. Шунда вафат булды, дигән кайгылы хәбәр алдык. Әниемнең ике бертуганы да яу кырында мәңгелеккә   ятып калдылар. Сугыш елларында сеңелләрем Мөкәррәмә белән Мөнәвәрә дә үлеп киттеләр. Ачлык, ялангачлык иде. Алар артыннан тирән кайгыларны кичерә алмаган әнием дә вафат булды. Бөтен авырлык минем җилкәмә төште. Авыл җирендә, колхозларда сугышка киткән ирләрне хатын-кызлар, яшүсмерләр алыштырдылар. Миңа әле ике энемне, сеңлемне аякка бастырырга кирәк бит. Яшем зур булмаса да, өйләндем. Беренче хатыным ятим бертуганнарымны рәнҗеткәнен күреп озак яшәмәдем, аерылдым. Икенчегә өйләндем. Бибинурым белән сугыштан соңгы авырлыкларны бергә уздык. Колхоз кырларында иген чәчтек, урып-җыю эшләрен башкардык. Көзен ашлыкны җыеп дәүләткә җибәрәбез. Һәр гаилә планны үтәргә тырышты. Фермада да эшләдек, печән дә чаптык. “Максим Горький”, “Сталин”, “Сибирь” - өч авыл колхозын берләштерделәр. Мин “Первухино” исемле колхозда бригадир булып хезмәт юлымны дәвам иттем. Ул елларны авылларда кеше күп иде. Татар Вагайда – 640, Яркәүдә - 354 кеше тырышып эшләгән, яшим, дип яшәгән елларны онытып булмый. Җиңү авыл халкына да бик авыр килде. 1947 нче елны безнең авыл фермасында түләмә (сибирская язва) чиреннән атлар үлде. Алар күмелгән елга буендагы ярны өлкәннәр хәтерлиләр. Мин, өлкән булсам да, җәен чыгып карыйм. Елга ярга якынлашып килә. Авыл хакимияте бу хәвефле хәлне белә. Яман чирнең агулары елгага төшмәсен иде, дип борчылам. Өлкәбез башлыклары да бу хәлне ишетсеннәр, ярдәм итсеннәр иде. Үземнең гаиләмдә бер-бер артлы ун бала туды. Ике егет, сигез кызны үстерү, укыту, тәрбияләү җиңел булмады. Аларны да эшкә өйрәтеп үстерергә тырыштык. Үз хуҗалыгыбызда сыерлар тоттык, бакчабызда яшелчә, күп итеп бәрәңге утырттык. Көндез колхоз эшләрендә эшләсәм, төн елгага балык тотарга төштем. Үз гомеремдә ике йорт төзедем. Беренче йортыбызга 1954 нче елны күчендек, 1970 нче елны яңасын салдык. Кече улыбызны армиягә әнисе мәрхүм булган елны алдылар. Исән-сау хезмәт итеп кайтты. Тормыш иптәшем иртә бакыйга күчте. Хәзер рәхәтләнеп яшисе иде. Пенсия акчалары җитәрлек. Дәүләтебез, тормышыбыз белән мин канәгать. Балаларыма, онык-нәбәрәләремә сөенеп яшим. Дөньялар тыныч булсын, сугышлар булмасын“, - дип ветеран теләкләр теләде.

Сугыш ветеранына тиңләштерелгән, олы хөрмәткә ия булган якташыбызга сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез. Якыннарының рәхәтендә, мәрхәмәтендә яшәргә язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума