#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сынауларга бирешмәгән

последние и лучшие новости искусства в мире

24-10Галиябану Таирова 1939 нчы елны Түбән Тәүде районының Саз авылында туа. Балачагы авыр елларга туры килә. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлана. Фаҗигале елларга карамастан, Галиябануның әнисе Сәгыйдә апа өч кызын да үзе тәрбияләп, аякка бастыра. Галиябану авыл мәктәбендә тырышып яхшы билгеләргә укый, дүртенче классны тәмамлаганнан соң, аңа укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Сугыш тәмамланган елларны да авыл җирендә мәктәп яшендәге балалар хезмәткә иртә җигелеп эшлиләр.

Галиябану яшүсмер чагыннан колхоз эшләрендә әнисенә ярдәм итә. Язмышында шатлыклары да, кайгы-хәсрәтләре дә җитәрлек була. Ул авыл егете Гайфетдин Таировка тормышка чыгып, гаиләләре белән Түбән Тарман авылында көн күрәләр. Үз йортларында яшәгән Таировлар хуҗалыкларын булдырып, бакча утыртып, авыл хезмәтенең авырлыгына зарланмыйча яшиләр. Сабый чактан ук ачлыкны, ялангачлыкны да кичергән сугыш чоры балаларының хатирәләре тормышның кадерен белергә, эштән, авырлыклардан курыкмаска өйрәтә. Гайфетдин Түбән Тармандагы торф эшкәртү оешмасында эшли. Буш вакытларында аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнә. Әти-әниләрен шатландырып уллары Нуретдин, кызлары Роза, Розалия туа. Көтмәгәндә, 1975 нче елны 37 яшендә балаларының әтиләре, Гайфетдин абый вафат була. Маңгаеңа язылган язмышны үзгәртеп булмый, диюләре хактыр. Галиябану 36 яшендә кулында өч бала белән тол кала. Авылдан балалары белән Боровой поселогына яшәргә килә һәм кош фабрикасына эшкә урнаша. Кызларын, улы Нуретдинне дә аякка бастыра, укыта, аларны башлы-күзле итеп, олы тормыш юлына озата. Галиябану апа бала кайгысын да күрә, йөрәк авыруыннан мәрхүм булган улы Нуретдинне соңгы юлга озатулар җиңел булмагандыр аңа. Күңелендә иман, изге ниятләр булгангадыр, ул тормыш юлында бер кемнән дә гаеп эзләми, кешене шелтәләми, киңәшләре белән сабыр гына ярдәм итә. Бер генә әни дә үз баласын яманлыкка өйрәтеп үстерми, яхшылыкка, иманлы булырга өнди. Галиябану апаның кызлары да мәрхәмәтле, ярдәмчелләр, кеше кайгысын уртаклаша белеп үскәннәр. Лаеклы ялда булган Галиябану апа дин юлына басып намаз укый, дини бәйрәмнәрне үткәрә. Әнисе янында Боровой поселогында яшәгән кызы Роза да тормыш иптәше белән хаҗ гамәлләрен үтәп кайталар. Тубыл шәһәрендә гаиләсе белән яшәгән кызы Розалиясе дә ихлас күңелле, ярдәмчел кеше. Күп еллар бухгалтер булып эшли, икенче югары белем алып, бүгенге көндә Тубыл шәһәренең балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә хезмәт итә.

Кылган саваплы, игелекле эшләре күп аларның. Кызлары гаиләләре белән әниләрен хөрмәтләп, аңа килеп, хәлен белеп торалар. Намазын калдырмаган Галиябану апа догаларында хәерле көннәр, саваплы гамәлләр, дөньяга тынычлык, якыннарына, илебез халкына имин тормыш теләп яши. Күңеле хатирәләр белән тулганда шигырьләр иҗат итә, бәетләр яза.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836