#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әсирләр язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

14-811 апрельдә истәлекле дата – Нацистлар концлагерларыннан тоткыннарны азат итү көне.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында, фашистлар концлагерьларында газап чиккән тоткыннар турында безгә күп нәрсәләр мәгълүм түгел. Илебездән читтә, Германия концлагерьларында, миллионлаган ватандашларыбыз ерткычларча үтерелгәннәр. Аларның бик азы гына исән кала алганнар.

Мин фашистлар концлагерьларында коточкыч шартларда газап чиккән тоткыннар турында язмакчы булдым.

Минем бабай Әхәт Азан улы Абайдуллин 1917 елда Тубыл районы, Лаемтамак авылында туып-үскән. Сугышка кадәр колхозда эшләгән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 24 яшь була, үз теләге белән фронтка китә. 40 көн минометтан атарга өйрәнгәннән соң, Волхов фронтына алына. Фронт тормышын бабай Ленинград астында миномет бүлегенең командиры булып башлый. 1942 елның язында полк разведкасының беренче бүлегенә күчерелә.

1943 елда разведка вакытында граната кыйпылчыгы белән бабайның башы яралана. Ул озак аңына килә алмый. Уянганда концлагерьда була. Бер айдан соң аны Эстониягә Вильянди концлагерына җибәрәләр. 1943 елның ноябрь ахырында поезд белән бабайны Освенцим – үлем концлагерына күчерәләр. Көнлек аш: бер кисәк ипи, черегән яшелчәләрдән пешерелгән сыек шулпа.

Хәзерге муллыкта үскәнгә, мин шул вакытларны күз алдына китерәм һәм ничек андый туклану белән исән калырга була, дип гаҗәпкә калам.

Тоткыннарның исемнәре юк иде, дип сөйләде бабай. Аның сул як күкрәгендә чокып 10949нчы лагерь саны язылган иде. Кешенең гомере бернәрсәгә дә тормаган. Бабайның күкрәгендә шул сан вафат булганчыга кадәр йөрде.

Быел бабайга 100 яшь тулган булыр иде. Тарихта иң куркыныч, иң зур массалы үтереш шаһитлары иделәр алар. Бик аз санлы тоткыннар арасында бабай да исән калып,  сугышның бетүен көтеп ала алган.

Освенцим тоткыны буларак, йөзләгән тоткыннарның ничек үлемгә баруларын күргән ул. Замана кешесенә бу коточкыч хәлләрне ничек аңлатырга соң? Юк, моны үз күзләре белән күргәннәр, үз башлары белән кичергәннәр генә тулысынча аңлый ала. Андагы кичергәннәр тәмуг утыннан да куркынычрак. Ә Әхәт бабай тәнендә җаны бар килеш шуларны кичеп чыккан, ничә мәртәбә үлем белән күзгә-күз очрашкан. Әмма, ниндидер могҗиза аны исән калырга мәҗбүр итә. Лагерьдагы тоткыннарга бернинди медицина ярдәме күрсәтелмәгән. Ачык һавада, кояш кыздыруы яисә коеп яуган яңгыр астында булганнар алар. Көн саен лагерьга эсэсовчылар кереп, сугыш тоткыннарын төрлечә җәфалап, мыскыллап: бер кисәк ипи ыргытып, ач тоткыннарның ничек шул ипигә ыргылуларыннан көлеп, фоторәсемгә төшереп торганнар.

Тоткыннарны чыгырларыннан чыгару өчен гестапочылар отряды яңадан-яңа җәфалау юлларын уйлап тапканнар. Моның өчен ике размерга кечкенә аяк киеме кидереп, аркаларына 20 кг авырлыктагы капчыкларга ком тутырып йөгерткәннәр.

Фашистлар тоткыннарда төрле сынаулар ясаганнар. Мәсәлән, химик һәм кул гранаталары, яңа газ, агулы уклар, үпкә, тиф һәм сары авыруларыннан дәвалану төрләрен аларда кулланганнар. Яраларга төрле агулар салып, йөрәк тибешен әкренәйтүче яисә йокысызлык даруларын тоткыннарда сынаганнар.

Бабай сүзләреннән, 1943 елның җәендә аны операция бүлмәсенә китерәләр һәм берничә санитарка пәйда була, алар бер тоткынны операция өстәленә салып, наркоз биргәннән соң, ботын буйга ярып, ярага тукыма катыш салам тутыралар. Соңыннан ул башка берничә тоткынга шундый операция ясалуын белә һәм аларның барысының да аяклары зәңгәрләнеп шешә, соңыннан үләләр. Хәрби концерннар әсирләрдән соңгысын сыгып алганнар: аларның чәчләре, тешләре, хәтта мәетләре мәңге туймас хәрби промышленностька чимал булып киткән. Унбер миллион әсиргә фашистлар лагерыннан илләренә исән кайтырга язмаган. Алар газ белән һәм асып үтерелгәннәр, тапталганнар, агуланганнар, ягылганнар һәм атылганнар.

Айлар, көннәр, еллар буе шартлап торган суыкта, коеп яуган яңгырда, карлы җил-буранда төрле милләт әсирләре биредә басып торганнар.

“Лагерьда иң истә калган куркыныч көн?” – дип бабайдан туганнар сорыйлар иде. Әхәт бабай күз яшьләрен сөртеп: “Аларның 200 баланы лагерьга алып килгән көннәре. Балалар кычкырып елыйлар, рус телендә сөйләшкәннәре ишетелә, димәк СССРдан, дидек. Фашистлар аларны атып үтерделәр», - диде.

Вакыт үтә, безнең армия Көнбатышка таба хәрәкәттә, немецлар чигенәләр. Совет хәрбиләре Германиягә якынлашуларын белгәч, алар бөтен әсирләрне дә үтерергә карар  ясыйлар. Үзләренең канлы эзләрен яшерү максаты белән әсирләрне крематорийда яга башлыйлар. Безнең хәрбиләр килеп җиткәнче бабай гомере белән саубуллаша. Чөнки, крематорийга керергә аңа да чират җитеп килә. Бервакыт төнлә самолетлар тавышын ишетәләр. Алар безне бомбага тотучылар булып чыга. Ыргыткан бомбалардан җир тетри. Әмма, бер генә снаряд та лагерь территориясенә төшми. Немецлар баракларны якмакчы булалар. Совет солдатлары лагерьда калган әсирләрне коткарып өлгерәләр. Бабай ниндидер могҗиза белән исән кала. Сугыштан соң: “Күрәсең, мин күлмәктә туганмын”, - дип ул еш кабатлый иде.

Тире дә сөяккә калган әсирләрне Белоруссия госпиталенә җибәрәләр.

Шунда ук НКВДның каты тикшерүе үткәрелә. Күбесе ГУЛАГ лагерьларына эләгәләр. Ә безнең бабайга, исән-сау калып, туган авылына кайтырга насыйп була. Бабай авылга кайтканда нибары 36 килограмм гына кала. Яңадан колхозда эшли башлый. Еш кына яралары һәм контузиясе үзен искәртеп тора. I нче группа инвалиды булуга карамастан, балта эшләрен оста башкара. Бабайның 9 баласы була, тагын икене үзләренә алып үстерәләр. Яралары төзәлмәде, башындагы 17 тимер кыйпылчык ми эченә кереп утырган һәм аны табиблар ала алмадылар. Ул бернигә карамастан, үзенең оптимистлыгын бервакытта да югалтмады. Һәрвакыт күтәренке күңелле иде, балаларын яхшылыкка һәм тормышны яратырга өйрәтте. Скрипкада уйнарга ярата иде. Лаемтамакта бер генә туй ансыз узмады.

Минем әтием Рисхәт Әхәт улы Абайдуллин аның скрипкасын кадерләп саклый. Элекке аудиоязмаларын тыңлаганда Әхәт бабайның скрипка тавышында мәңге төзәлмәс йөрәк ярасы, түзалмаслык авырту, әрнү, шул куркыныч сугыш афәте тавышы ишетелә.

Бөек Ватан сугышында катнашучы буларак, “Сугышчан батырлык өчен”, “Ленинград оборонасы өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен”, “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнә. Әхәт бабай 1983нче елда вафат булды.

Һәрбер елны Җиңү көнендә Мәңгелек ут янында чәчәкләр салып бабайны искә алабыз. Иң куркыныч, авыр, канкойгыч сугышны без, хәзерге буын, һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Бөек Ватан сугышында катнашучылар безнең бабайлар булган. Алар аркасында җиңүгә ирештек, яшибез һәм сулыйбыз.

Алсу ӘХӘТОВА.
(Наилә Сафиуллина тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836