Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Күптән түгел безнең мәктәптә соңгы кыңгырау шалтырады. Бирегә килеп, чыгарылыш класс укучыларына сокланып, мин дә үзебезне укыткан хөрмәтле укытучыларыбызны исемә төшердем.
Кайчандыр безнең өчен дә соңгы кыңгырау шалтыраган иде. Яз... Мәктәп бакчасында алмагачлар һәм сиреньнәр шау чәчәк аткан вакыт. Элек без укытучыларыбызга букет сатып алмый идек, ә алма, сирень чәчәкләре бүләк итә идек. Безне дә алар шулай ук олы тормыш юлына озатканнар иде.
Өзлексез педагогик хезмәтләре аркылы артта калган илебезне грамоталы илгә әверелдерүдә, Бөек Ватан сугышыннан соң җимерелгән илне төзекләндерүдә, катлаулы 90нчы елларда да укытучы иң якты көннәргә өмет, ышаныч уята белде.
Мине укыткан укытучылар ач-ялангач, салкын сугыш елларын үткәннәр, ләкин алар беркайчан да зарланмаганнар.
Үткәнне онытырга ярамый. Алар яшәгән һәм эшләгән чор авыр да, шул ук выкытта изге дә булган. Хәзерге укытучылар да армый-талмый, балаларга тирән белем, аң бирер өчен бөтен көчләрен биреп эшлиләр.
Рәхмәт сезгә, укытучылар!
Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
Рәсемдә: 1 нче рәттә сулдан уңга: Мәрхәбә Сабитова, Фәүзия Сабитова, Фатыйма Мухамеева, Рауза Рафикова, Фәрүзә Сафарова.
2 нче рәттә сулдан уңга: Әкрам Фәйзуллин, Сабитә Рафикова, Имбера Рафикова, Уразбикә Тубаева, Закир Булатов.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).