Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Солдат өчпочмагы” акциясе

последние и лучшие новости искусства в мире

19-9Туганнарымның сөйләве буенча, карт бабам Гәбдрахман Бакиев фронттан өенә мәхәббәт һәм сагыну хисләре белән тулган нибары ике генә өчпочмаклы хат язарга өлгергән. Ленин ордены кавалеры, атказанган колхозчы исеменә лаек булган апаем - Алия Бакиеваның бабамның фронттан килгән соңгы хатының эчтәлеген сөйләве күңелемне тетрәндерде. Ул күз яшьләрен һәм бугазына тыгылган төенне йота-йота: «Әтием соңгы хатында әниемә: «Син генә, кадерле Хәмдүшем, бирешмә! Балаларны сакла! Минем өчен дөньяда сездән дә кадерлерәк әйберем юк. Тик иң мөһиме - балаларымны белемсез калдырма, укып, чын кеше булсыннар.

Шуны бел, мин дошман белән Бөек Җиңүгә хәтле сугышачакмын. Без дә әле бәхетле булырбыз. Шул көннәрне күрергә язсын!» – дип искә алып сөйләде. Тик, кызганычка каршы, бу хат бабамның сугыш кырыннан соңгы хаты була... Кыю йөрәкле Себер егете Ленинград янында батырларча һәлак була… 93 яшьлек Хезмәт ветераны сүзен дәвам итеп: «Әтиемнең фронттан язган хатлары югалды, әмма мин аларны йөрәгемдә мәңгегә сакладым. Вакыт-вакыт эчемнән кабатлыйм, онык-нәбәрәләремә сөйләгәч, күңелемә җылы булып китә», - дип сөйли. Әлеге дулкынландыргыч әңгәмәдән соң мин үземә сорау бирдем: “Без, мәдәният хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең юбилее алдыннан, үзбикләнү режимында, безгә ирек, тынычлык бүләк иткән кешеләргә рәхмәтебез, хөрмәтебезне белдерә алабыз? Менә шулай безнең Аслана күчмә мәдәният комплексы «Солдат өчпочмагы» Бөтенроссия акциясенә кушылырга булдык. Шул исәптән, карантин көннәрендә Мирхәлиловлар гаиләсенең иҗат лабораториясендә кызу эш кайный. Нәтиҗәдә, хезмәттәшем Сәйфулла Мирхәлиловның балалары һәм оныклары тырышлыгы белән солдат хатларын хәтерләткән өчпочмак рәвешендә матур хат-котлаулар ясалды. Бөек Җиңү көнендә, 9 майда, әлеге солдат хатларын без Ялутор районы авылларында яшәүче сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына һәм тол калган хатыннарына тапшырачакбыз. Без һәркемне гаиләгез белән «Солдат өчпочмагы» онлайн–акциясенә кушылырга һәм үзегезне җиңүчеләр иленең мирасчылары итеп тоярга чакырам!

Ильяс БАКИЕВ, Ялутор районы, Аслана авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836