#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш чоры баласы ул

последние и лучшие новости искусства в мире

16-17Гөлфара Мөхибулла кызы Камалова (Сафиева) - сугыш чоры баласы. Гаиләсе Ялутор районының Сәел авылында яшәгәннәр. Әтисе Мөхибулла Сафиев сугышка кадәр «Чкалов» колхозында тракторда эшли. Сугыш башланганда аны шунда ук ашлык басуыннан фронтка алалар. Әнисе Гөлчиян Сафиева ике яшьлек кызы һәм икенче бәбигә авырлы килеш кала. Гөлфара 1941 елның октябрендә туа. Әтисе аны күрмәсә дә, хатларда һәрвакыт сорашып тора, кызына сәламнәр тапшыра. Ул сугыштан үз гаиләсе янына кайтуына бик өметләнә.

Кече кызына нибары 4-5 ай булганда, әнисен урман кисәргә җибәрәләр. Тик ул кечкенә кызын калдырып китәргә теләми, чөнки ул әле күкрәк сөте белән туена. Әтисе аны төрмәгә озатуларыннан куркып, эшкә барырга үгетли. Шулай итеп балаларын әби-бабай карый. Кызлар кайчагында әниләрен 2-3 ай күрмиләр.

1943 елда Гөлчиян Сафиевага кара кәгазь килә. Анда: «Сезнең ирегез рядовой Сафиев Мөхибулла Ватан өчен көрәштә батырлык күрсәтте, 1943 елның 14 июлендә һәлак булды», - дип язылган була.

Ничек кенә авыр булмасын, яшәргә, балаларны үстерергә кирәк. Гөлчиян кайда җибәрсәләр, шунда эшли, ачлык-ялангачлыкка түзәләр. 5-6 яшьлек кызлары язын бакча буйлап йөгереп, көздән туңган бәрәңге казып туенганнар, әниләре майсыз кечкенә юкалар пешергән. Бу алар өчен зур бәйрәм булган.

Тормыш әкренләп алга бара, кызлары үсеп, әниләренә булышалар.

1946 елда авыл советына Орел өлкәсенең Залегошанск районы, Березовец авылыннан сәер хат килә. Хатта укучылар бу авылның туганнар каберлегендә солдат сөякләре табылганын һәм аның капсуладагы язудан Мөхибулла Сафиев булуы ачыклана. Шулай итеп хатлар язышу башлана. Солдатның хатыны һәм сеңлесе Мөхибулла сугышкан Курск дугасына барып, һәйкәлдәге исемлек арасында «Рядовой М.Сафиев» дигән язуны табалар. Алар туган җиренең сәламе итеп үзләре белән алып килгән туфракны салалар, кабере янында фотога төшәләр. Хәзер солдатның хатыны да, сеңлесе дә, зур кызы да юк.

Гөлфара апа Исәт районының Югары Егәнле авылында кияүгә чыга. Ире Шәйхетдин Камалов белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ире вафат булса да, Гөлфара апа пенсиядә дә эшсез утыра алмый. Ул бияләйләр, оекбашлар, шарфлар, шәлләр бәйли. Барлык балалары да авылда яшиләр. Балалары һәм оныклары көн саен килеп, хәлен белешеп торалар.

Авылыбыз зур булмаса да, без ел саен туганнарыбызның фотосурәтләре белән «Үлемсез полк» акциясенә чыгабыз. Без тыныч тормыш өчен Ватаныбызны саклаган, сугыш кырларында башларын салган геройларыбыз алдында зур бурычлыбыз.

Ә Мөхибулла Сафиевның туганнар каберлегендә күмелгәнлеге мәңгелеккә Себер һәм Орел өлкәсен берләштерде.

Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836