#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сүнде якты йолдызыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

51-92019 елның 30 нчы ноябрендә кичке сәгать 7дә мөхтәрәм Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипованың йөрәге тибүдән туктады. Бердәнбер якты йолдызыбыз сүнде. Вакыт агышын туктатып булса да, гомер агышын беркем дә әле туктата алмаган. Нишлисең? Һәркем язмыш белән риза була. Күптән инде лаеклы ялда булса да, ял итәргә ашыкмады, актив рәвештә төрле җәмәгать эшләрендә эшләп, соңгы сулышына кадәр халкына, милләтенә хезмәт итте.

Һәркайсыбыз хыял белән яши шул. Кемнеңдер хыялы тормышка аша, ә кемгәдер буй җитмәс биеклек булып кала бирә. Уку алдынгысы Фәүрия апа кечкенәдән табибә булырга хыяллана. Шушы хыялын тормышка ашыру өчен сәләтле кыз тырышып укый. Башта 15 нче мәктәпне, аннары Тубыл медицина һәм Омск медицина институтын яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Юллама белән туган Тубыл шәһәренә балалар табибы булып эшкә кайта. Беренчелекне гомер буена кулыннан ычкындырмый. Тирән белемле, булдыклы кыз тиз арада үзен оста табибә итеп күрсәтә. Үз чиратында да, кеше урынында булса да, ялкауланмыйча төрле курсларга йөри. Барысы бергә аның белемен, тәҗрибәсен арттыра, иптәшләре һәм халык арасында абруе арта.

Ниһаять, аның булдыклылыгын, профессиональ осталыгын, оештыру сәләтенә ия булуын шәһәр хакимияте түрәләре күреп ала һәм җитәкче итеп күтәрә. Шулай итеп әкренләп үз эшендәге барлык үрләрне яулый. Табибларга тиешле булган барлык Мактау кәгазьләре һәм исемнәр аныкы.

Үз-үзенә, кул астындагы коллегаларына таләпчән җитәкчегә вакыты белән кырыс та, җитез дә булырга туры килә. Ярдәмгә мохтаҗ булган иптәшләренә ярдәм кулын суза, өйрәтә, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Апа заман кызы. Совет илендә хезмәт - беренче, ә гаилә – икенчедә урында булды. Хезмәте белән иҗтимагый эше дә бергә үрелеп барды.

Тормыштагы төрле үзгәрешләр эшебезгә кагылмый калмый. Дәвалау өлкәсендә яңа алымнар, яңа технологияләр барлыкка килә. Белемгә, яңалыкка омтылышлы апа барысын да беренчеләрдән булып отып ала һәм практик эшендә куллана барды. Апа эшли дә, ял да итә белде. Икенче яраткан шөгыле - кунаклар сыйлау иде. Өендә тәртип. Чәе һәрвакыт кайнаган, тәмле ризыгы пешкән булыр. Шат, көләч йөзе белән каршылап, ризыкларын мактый-мактый безне сыйлый иде. Кайчагында күбәеп китәбез, апа безне төрле персонажларча киендереп, мини-спектакльләр уйнадык, шаярабыз, күңел ачабыз, шулай итеп бала чагыбызга кайтарып ала иде. Хәзер инде сагынып сөйләргә генә калды. Булганнан – бар да була, ди халык. Әлеге әйтем нәкъ менә безнең Фәүрия апабыздай кебек сәләтле шәхесләр турындадыр.

Күз алдыбызда әле аның затлы кыяфәте, сөлектәй зифа буе, мөләем елмаюы, гомумән әйткәндә, сылу хатын-кыз иде апа. Дуслары да бик күп иде, кешеләр белән аралашуда аның милли, территориаль, социаль чикләре булмады. Апа – чын интернационалист иде, милләтенә дә күп эшләде.

Авырган чакларында хәлен белешеп, янында утырган туганнарына, дусларына олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Апаны озатырга килгән халык диңгезен санарлык та, ерып үтеп чыгарлык та түгел иде. Рәхмәт барысына да.

Мин апаны күптәннән беләм, ул беркайчан да авырлыклар каршында югалып калмады, башын горур күтәреп, гел алга омтылып, өмет белән яшәде. Үлем турында сөйләшәсе дә килми иде, яшәүне яратты. Нишлисең? Гомерләр дә чиксез түгел шул. Сүнде якты йолдызыбыз, китте безнең арадан. Бәхил, риза булсын кадерлебез. Аның кебек олы йөрәкле, кече күңелле кешенең урыны җәннәттә генә булса иде!

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836