Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сыйныфташлар очраштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

11-6Тубыл районы, Күкрәнде мәктәбендә 1967-1968нче елларда мәктәпне тәмамлаучыларның очрашу кичәсе үтте. Кунакларны тантаналы рәвештә мәктәп администрациясе, укытучылар һәм укучылар котладылар. Кичәне мәктәп мөдире Әлфридә Латыйпова ачты. Ул мәктәпнең бүгенге тормышы, уңышлары турында сөйләп китте, мәктәп буенча экскурсия үткәрде. Кунакларга бигрәк тә мәктәп музее ошады, үзләренең фотосурәтләрен күреп бик шатландылар, мәктәп елларын искә төшерделәр. Матур итеп бизәлгән татар теле кабинетында алар парлашып парталар артына утырып үзләренең класс җурналларын карадылар. Әлфридә Әнвәр кызы аларны 1959нчы елның 30 августында чыккан мәктәп приказы белән таныштырды.

Кичәне алып баручы башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Юлташева белән татар теле укытучысы Лилия Латыйпова кунаклар белән төрле конкурслар, уеннар үткәрделәр. Шуннан соң сүз укучыларга бирелде. Район күләмендә узган бөек шагыйребез Муса Җәлилнең туган көненә һәм Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә халыкара туган тел көненә багышланган шигърият бәйгесендә югары урыннар яулаган укучыларыбыз Әкрам Риганов (9 сыйныф), Азалия Ибраһимова (6 сыйныф), Алинә Ташбулатова (6 сыйныф), Чингиз Латыйпов (3 сыйныф), Элина Моратова (4 сыйныф) кунакларга саф татар телендә Муса Җәлилнең һәм җирле язучыларыбыз Шакирҗан Ибраһимов, Галия Абайдуллинаның шигырьләрен сөйләделәр. Аларның чыгышларын кунаклар алкышларга күмделәр. Сүз кунакларга бирелгәч, Күчүм Гайсин укытучылар коллективына шундый җылы каршы алулары өчен бөтен сыйныфташлары исеменнән зур рәхмәт белдерде һәм бүләк тапшырды. Аннары очрашу кичәсе мәктәп ашханәсендә чәй өстәле артында дәвам итте.

Шул ук көнне мәктәпне 1977 елда тәмамлаган укучылар да очрашу кичәсенә җыелдылар. Әлфридә Әнвәр кызы аларны мәктәпне тәмамлауларына 40 ел тулуы белән котлап китте. Маннура Назыйрова, Әнәс Вәлитов, Җәмилә Айтбакова, Рәфис Фәезов, Фаил Моратов, Илдар Вагапов, Шамил Ильясов мәктәпкә бүләкләрен тапшырдылар. Алар өчен мәктәпнең спорт залында дискотека оештырылды. Күкрәнде мәктәбе ишекләре укучылары өчен һәрвакыт ачык.

Лилия ЛАТЫЙПОВА, Тубыл районы, Күкрәнде авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836