#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төрле хәлләр була

последние и лучшие новости искусства в мире

Шәһәрдә яшәгәч, транспортта, кибеттә, эшкә барганда юлда, поликлиникада һәм башка урыннарда төрле хәлләргә очрыйсың. Һәр җирдә игътибарлы, гадел, уяу булырга кирәктер. Төрле кешеләр бар: яхшылары күбрәк булуы шатландыра.

Мәсәлән, 2018 елның җәендә 50 лет Октября урамында Эльдорадо кибете янында тукталышта торам, “Автоколонна 1228” районынача бара торган автобусны көтәм. Көн эссе, киосктан пластик шешәдә чәй алдым да, килгән автобусыма утырып киттем. Транспортка миннән соң велосипед тотып спорт киемле бер егет керде. Үзе нык тирләгән. Автобуста кеше күп түгел иде, егет велосипедын стенага терәтте, үзе басып торды. Бер заманны хәле бетеп идәнгә утырды. Кондуктор хатын-кыз: “Сезгә начармы?” – дип сорады. Ул аңа конфет яисә шикәрегез юкмы, дип мөрәҗагать итте. Кондуктор борылып пассажирлардан сорады, һичкем эндәшмәде. Бер кыз сагыз сузды. Егет чәйнәп карады, “Юк, булмый”, – дип көрсенде. “Бу ярыймы?” – дип чәйне суздым. “Ярый!” – дип егет ачылып китте. Ул “Автоколонна 1228” тукталышына җиткәнче берничә кат рәхмәт әйтте. “Шикәр авырулы икән”, – дип жәлләп автобустан төштем.

Былтыр язын таныш хатын-кыз Төмәннең нәкъ уртасында, Мельникайте белән 50 лет Октября урамнары тоташкан урында таеп егылган. “Су аккан, бозлы җирне әйләнеп үтим, дип уйладым. Егылдым һәм кулым белән җиргә таяндым. Үзем табиб булгач, кулымның кайсы җире сынганын сиздем. Җирдә ятам, кешеләр янымнан узалар, ярдәм итмиләр. Эчкече дип уйларлар иде, чиста, яхшы киенгәнлегемне күрәләр бит. Ничек шулай мәрхәмәтсез булырга кирәк? Җирдән чак тордым, ярый әле, травпункт юл аша гына урнашкан. Сызланып, елый-елый барып җиттем, “Кул чугыгыз сынган”, – дип гипс куеп чыгардылар, - дип сөйләде танышым.

Җәен Төмәннең Ленин районы хакимияте бинасы янындагы эскәмиягә килеп утырдым. Янәшәмә таяк тоткан бер әби дә урнашты. “Бераз булса да ял итим әле шушында”, – диде ул көрсенеп. “Оныгымнан качтым, һич тынычлык юк аннан. Башымны тиште, ике атна шифаханәдә яттым. Полициядән курыкмый, аңа бернинди җәза бирмиләр. Тарманда апамнан калган фатирда яши, шуннан көн саен миңа килә. Бер көнне ишекне ачмагач, агачка менеп форточкадан керде. Мин икенче катта яшим, ул агачны кистерергә кирәк. Пенсиямне тиененә кадәр талап ала, яшерсәм – таба. Ә мин ай буена ничек яшәргә тиеш? 30 яшьлек оныгымнан шулай газап чигеп яшим. Миңа 80 яшь, курткаларын, чалбарларын юдыра. Аларны кул белән юып хәлдән таям. Кайбер вакытта таныш бер хатынга барып ял итәм. Кызым улын һәм кызын калдырып үлеп китте. Балаларның әтиләре бер түгел. Оныгым Винзилида әтисе янында яши, аңа 13 яшь. Аның да рәте булырмы икән? Яшь чагымда шушы сәүдә техникумын тәмамладым”, - дип янәшәдәге бинага ишарә ясады. “Төмән районы, Криводановода туып-үстем, хәзер анда туганнарым калмаган. Алдагы көнемдә мине ни көтә?” – дип әби эскәмиядә утырып калды. Бичараның ник телефон номерын алмадым икән, ярдәмгә мохтаҗ иде бит, дип үкендем.

Бу хәлләрне гыйбрәт өчен яздым. Олыны олы, кечене кече, дип белми торган тәрбиясез, тәртипсез яшьләр үсә арада. Алар аз, әмма бөтенләй булмасыннар иде. Оныгы явыз булуда әбинең гаебе юк, ул бит аның баласы түгел. “Үзе шулай тәрбияләгән”, – дип әйтеп булмый.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836