#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Талымхан авылы музейлары

последние и лучшие новости искусства в мире

13-4Авылыбызда музейлар икәү, берсе – 20 ел эшләүче мәктәп музее, икенчесе – яңа булдырылган йорт, өй музее. Мәктәп музеен башлангыч класслар укытучысы Тәслимә Мөхәмәдзянова җитәкли, ә мини-музей Шамил абый Юскаевның оныгы – 8 нче сыйныф укучысы Илдар Юскаев тырышлыгы белән нигезләнгән.

Хәзерге көндә лаеклы ялда булган Самад Мәхмүтов иске агач мәктәп бинасында беренче эш экспонатларын җыйган, ә яңа таш мәктәп салынгач, 2003 нче елдан 2013 нче елгача мин укучылар ярдәмендә яңа зур бүлмәдә музей бизәдем.

Мәктәп музее 2013 нче елдан статуслы, ә Илдарның өй музее бер бүлмә почмагында гына әле. Төмән районы ветераннар советы 2022 елда СССРның 100 еллыгына багышлап иҗади конкурс игълан иткән. Шул конкурста катнашканы өчен аңа Мактау хаты бирелде.

Мәктәп музее өч экспозициядән тора. Музей экскурсоводлары төрле конкурсларда катнашалар, семинарларда, кичәләрдә чыгыш ясыйлар. Мәктәптә үткән татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарында катнашкан апаларга музейга экскурсия оештырдылар. 8 нче класс укучылары Олеся Ильясова белән Мәдинә Абдразакова “Үлемсез полк”, “Безнең чор батырлары” дигән стендларны яктырттылар. Олеся Бөек Ватан сугышына багышланган почмакта халкыбызның үлемсез батырлыгын, төрле авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткән, яшәү теләген яктырткан материаллар турында сөйләде.

Музей яшь буынга авыл тарихын белү, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау, күренекле кешеләр турында материаллар туплау максатлары белән эшли.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836