Октябрь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
29 сентябрь көнне Талымхан авылы мәдәният йортында өлкәннәр көненә карата чәй табыны янында “Буыннар чылбыры” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәгә Талымхан авылы һәм Төмән шәһәрендә эшләп лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә авылыбызда көн күрүче өлкәннәребез чакырылды. Каскара җирле хакимият җитәкчесе И.В.Капылов һәм “Ясень-Агро” авыл хуҗалыгы оешмасы урынбасары В.А.Федоров бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткерделәр, сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәүләрен һәм шатлык тулы озын гомер итүләрен теләделәр.
- Кадерлеләрдән кадерлерәк, сөйкемлеләрдән сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы өлкәннәребез! Бу бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләре дә булсын. Дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын, - кебек матур сүзләр белән бәйрәмне Раиф Сабиров һәм Гөлфия Әмирова ачып һәм кич буе алып бардылар.
Кичә барышында өлкәннәр оныклары, оныкларының балалары күрсәткән концерт номерлары аша үзләренең яшьлек хатирәләрен яңарттылар. Авыл китапханәчесе Р.З.Азанова әзерләгән сорау-табышмакларны чиштеләр, И.Х.Рамазанова җитәкчелегендәге вокал һәм фольклор коллективларының чыгышларын яратып карадылар. Кичәгә чакырылган кунаклар исеменнән Мәүлидә апа Сәетова чәй табыны оештырганы өчен “Ясень-Агро” авыл хуҗалыгы оешмасы директоры П.Н.Табановка, мәдәният хезмәткәрләренә һәм балаларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр, тагын очрашулар насыйп итсен, дигән теләкләрен белдерделәр.
Талымхан авылы өлкәннәре исеменнән Фәрхинур РАМАЗАНОВА, Төмән районы.