#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тамак авыртса – туңдырма аша

последние и лучшие новости искусства в мире

Бала белән Төркиягә барганда нәрсәне истә тотарга кирәк?

Сәяхәтләр сезоны ачылды. Күпләр җылы эзләп диңгезгә, җылы якларга китә. Кечкенә бала белән тынычлап ял итү өчен нәрсәләрне истә тотарга соң? Танылган балалар табибы Евгений Комаровский Казанга килгәч әниләрнең бу соравына җавап бирде.

«Балага ике атна бар икән, аны очкычка утыртырга рөхсәт ителә. Казаннан Төркиягә 3 сәгатьтән артык очарга кирәк. Бу сабый организмы өчен сизелерлек озак вакыт. Очкычларда коры һава. Шуңа да ярты сәгать саен баланың борын куышлыгына тозлы катнашмалар сиптереп торсаң яхшы. Еш кына биеккә күтәрелгәндә кан тамырлары кысылып, колаклар авырта башлый. Мондый вакытта борынга кан тамырларын тарайта торган тамчылар тамызу файдалы, зуррак балаларга конфет суыру, сагыз чәйнәү, төкерекне еш йоту да нәтиҗә бирә.

Колак ишетмәгән кебек тоелганда, балага тирән сулыш алып, борынны кысып сулышны чыгарырга өйрәтегез. Көчәнгәндә колаклар ачылып китә. Чит илгә, диңгез буена ял итәргә барганда медицина иминиятенә акча кызганмагыз. Шулай ук кирәкле даруларны алырга да онытмагыз: йогышлы авырулар вакытында, югары температураны төшерә торган, аллергиядән һәм башка дарулар һәрчак кул астында булсын. Сораулар туганда телефон аша да педиатрга мөрәҗәгать итәргә була. Гадәттә, Төркиядә ел саен коксаки авыруы тарала. Бу вакытта бала коса, эче китә, тән температурасы күтәрелә, тамагы авырта, тәндә тимгелләр чыгарга мөмкин. Коксакидан курыкмагыз. Балага күбрәк су эчертергә, тамак авыртканда туңдырма белән сыйларга кирәк. Авыз эчен теш чыкканда авыртуны баса торган мазьләр белән майларга була. Әмма, даруның составында «ледокоин» булмаска тиеш. Йогышлы авырулар иярмәсен өчен бассейнга кермәвең хәерле. Иң яхшысы диңгез, душ, саф һава. Сабый балага кояшта кызыну зыянлы. Бу тире авырулары, яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да киҗе-мамык тукымадан тегелгән, ачык төстәге киемнәр сайларга тырышыгыз. Кояштан саклый торган кремнар турында онытмагыз. Әлбәттә инде эсседә баш киемен салырга ярамый», – ди Комаровский.

“Шәһри Казан” газетасыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836