#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар халкының чын улы

последние и лучшие новости искусства в мире

10-12Төмән өлкәсендә үткәрелгән татар мәдәнияте көннәрендә без халкыбызның күренекле кешеләрен искә алабыз. Шундыйларның берсе – легендар геолог Илдус Мөхәмәтхәир улы Ибраһимов. Ул бу елның январь аенда арабыздан китте.

Аның хезмәт кенәгәсендә “Эшкә алырга” һәм “Лаеклы ялга китү сәбәпле эштән китте” дигән язулар гына тора. Талантлы геолог үз Ватанына тугры хезмәт итә. Экспедиция партиясенең начальнигы буларак, төрле шартларда эшләргә туры килә: салкыннарда, юлсыз чебен-черкиле сазлыкларда, кайчак азык-төлексез вакытларны да кичерергә туры килә аңа.

Илдус Хәир улы Төмәннең Яңавылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Үз көче белән бар нәрсәгә ирешә: Яңавылда башлангыч мәктәптә, аннары 39 нчы урта мәктәптә укый, Төмән индустриаль институтын 1975 елда тәмамлап, “Тау инженер-геофизик” квалификациясен ала. Кайсы уку йортында гына белем алмасын, ул “4” һәм “5” билгеләренә генә укый.

Армия хезмәте вакытында часть командирыннан И.Ибраһимов хәрби һәм политик әзерлектәге, хезмәтендәге югары уңышлары, тәртибе өчен грамоталар, «Мактау хатлары»н еш ала. Аның шәхси архивында дистәләгән таныклыклары сакланган.

Илдус геодезия, геология, химия, физика, механика буенча белемен күтәрә, эзләнүләр һәм сейсмик разведка, шартлату эшен үзләштерә, төрле фәнни конференцияләрдә, симпозиумнарда катнаша, үзенең казанышлары белән бүлешә. И.Ибраһимовның геология җитәкчеләреннән алган грамоталарын, төрле бүләкләрен санап бетергесез.

Илдус Мөхәмәтхәир улы нык гаилә башлыгы да була. Хатыны Наилә Алимчан кызы белән 3 бала тәрияләп үстерәләр – 2 егет һәм кыз. Уллары Рөстәм һәм Ринат югары белем йортларын тәмамладылар, кызлары Ләйлә әтисенең юлыннан китә – геолог, татар конкурсларында да актив катнаша. Данлыклы геологның балаларына уңышлар телим.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836