#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Телебезне саклау юлында

последние и лучшие новости искусства в мире

12-11Беренче март көнне Тубыл төбәгенең Прииртышский авылында М.Җәлил истәлегенә багышланган сәнгатьле укучылар конкурсы оештырылды. Тырышлар, батырлар, телен яратучылар катнаштылар бу чарада. Юл мәшәкатьләренә карамыйча, вакытларын жәлләмичә Вәчирдән, Лаемтамактан, Байкаловодан, Хмелидән, Ворогушинадан, Дегтярёводан, Түбән Әремзәннән алты яшьтән алып уналты яшькәчә балалар килгәннәр. Татар авылларыннан килгән балаларның телләрендә хаталар юк диярлек, рус авылларыннан килгәннәрдә, билгеле, басым, акцент, аңлап сөйләү аксый, шулай да тырышканнар, зур күләмле шигырьләрне тукталмыйча сәнгатьле итеп укырга омтылдылар.

Вәчирдән килгән 6 яшьлек Айдуллина Азалия таң калдырды. Мактаулы урыннарга күпләр лаек булды: Хәдичә Кәримова (Байкалово), Ләйсән Гарифуллина (Ворогушино), Лиана Назыйрова (Лаемтамак), Риана Барсукова (Вәчир), Алинә Мусина (Лаемтамак), Дания Хисаметдинова (Вәчир), Зөһрә Назыйрова (Лаемтамак), Гүзәл Бәхтиева (Хмели), Асия Сөлкәрнәева (Түбән Әремзән).

Бу ярышта Төмән районы, Шыкча мәктәбе укучылары да интернет аша катнаштылар. Алинә Зөлбохарова, Аделина Шәрипова, Лиана Фастуллина, Салават Нәзметдинов мактауга лаеклар. Алар сәнгатьле итеп, дөрес басым һәм дикция белән укыйлар, татар сүзләрен дөрес әйтәләр. Жюри аларның барсына да югары бәя бирде. Балаларны оештыручы җитәкчеләре - Флера Зөлбохаровага һәм Гүзәлия Муллачановага тиешле рәхмәтне әйтәсе килә.

Югарыда әйтеп кителгән татар мәктәбе укытучыларына гына түгел, китапханәчеләренә һәм рус авылларында эшләүчеләргә дә ихтирамлы һәм рәхмәтле булыйк. Алар телне өйрәнүгә, саклап калуга көч куялар. Андыйлар күбрәк булса иде. Мондый бәйгеләр мәктәпләрдә, клубларда, китапханәләрдә ешрак үткәрелсә, балалар да тартылыр иде. Укытучылар белән китапханәчеләр бәйләнештә торсалар, ата-аналар да ярдәм итсә, телебезне дә, динебезне дә саклап калуга этәргеч булыр иде. Әйдәгез, татарлар, бергә булыйк, бердәм булыйк. Татар теле бетмәсен өчен, хәлдән килгәннең барсын да эшләргә тырышыйк, нәтиҗәсе булмый калмас.

Конкурс-бәйгенең жюри әгъзасы Галия АБАЙДУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836