#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әтиемә багышлап

последние и лучшие новости искусства в мире

15-5Беренче мәкаләмне әтиемә багышларга булдым. Әтиләр төрле була, ә минем әти бик үзенчәлекле кеше. Ул үткән гасырның 90нчы елларында өлкәдә мәчетләр төзү эшләрен башкарды. Бу бригадада Шамил Усманов, Фәйзулла Рамазанов, Вәсил Гайнетдинов, Рәшит Әлмөхәммәтов, Наил Мөхәмәдуллин да бар.

Беренче мәчет - Төмән шәһәренең Жданов урамындагы 500-600 мөселман сыярлык Җәмигъ мәчете 1993 елда төзелә башлап, тантаналы ачу чарасы 1997 елда булды. Бу бригада төзегән икенче мәчет – Түбән Тәүде районы, Казанлы авылында.

Ул мәчет рәсми рәвештә 1994 елның 24 ноябрендә ачылды. Бәйрәм чарасына 500дән артык кунак килгән булган. Ул мәчеттә беренче имам-хатыйп вазифасын Нурулла хәзрәт Бикмуллин башкара, хәзер имам Идрис Кәлимуллин. Казанлы авылында мәчет төзелеше минем әле дә күз алдымда. Чөнки бу авылда әнием туып-үскән. Шуңа ел да каникуллар башлану белән безне авылга озаталар иде. Бүгенгедәй хәтеремдә, Миңлегөл әбием белән Минзифа картәнием төзүчеләргә тәмле ризыклар әзерлиләр иде. Өченчесе – Яркәү районындагы Кызылъяр мәчете. Ул үзенең эшен 1997 елның 5 августыннан башлап җибәрде. Хәзер мәчет советы рәисе Кашшаф Сафиуллин.

Мәчет төзү ислам динендә зур савап эш. Шуңа мин әтиемнең башкарган изгелеге белән горурланам. Бигрәк тә мәчет авыл халкы, яшь буын өчен дини белем учагы гына түгел, тәрбияви, рухи байлык, җан тынычлыгы бирә торган йорт та ул. Сүземә нәтиҗә ясап шуны да әйтәсем килә – 1990 елларда мәчет төзүче егетләргә бары 28-30 яшь тирәсе булган. Аларга Аллаһы Тәгалә шундый зур һәм изге эштә катнашырга мөмкинлек, ризалык биргән. Без, яшь буын, кайчандыр әтиләребез башкарган эшләрне лаеклы рәвештә дәвам итәргә тиешбез дип уйлыйм.

Гөлназ УСМАНОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836