Материалы

Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән

последние и лучшие новости искусства в мире

(Дәвамы. Башы “Яңарыш”ның 2014 елдагы 5нче, 9нчы, 44нче, 45нче, 2015 елдагы 36нчы саннарда).

Аттестат кулда. Әни белән минем киләчәк турында сөйләштек. “Улым, югары уку йортларында укый алмассың, укытырга хәлем бетте”, - диде ул. Миңа хөкүмәт исәбенә техникумга, я ПТУга керергә кирәк иде. Авылдашым Хәйрулла Сабитов Тубылда урман промышленносте буенча 1нче техник училещеда укыды. Анда мастер-десятникларны әзерләделәр. “Әйдә, безнең янга укырга кер”, - диде ул. 1956 елның көзендә мин дә пароход белән Тубылга киттем. Әмма соңга калгансың дип, документларымны кабул итмәделәр, көч-хәл белән кире кайттым. Яңгыр ява, ярый әле паромда “Кара карга” машинасы очрады, конвой Төмәннән тоткыннарны китергән булган. Усалкага кадәр алар белән кайттым, Яркәүдә  мине үз исәпләренә ашаттылар.

Җәен районның элемтә үзәге Карбаннан Осиновка дигән авылга (46 чакрым) телефон линиясе сузарга булган. Без, авылдашлар, Фәттах, Әгълам, Корбан әкәләр, Хәлим, Рево Шамировлар, Сәгыйть Насыйбуллин шул оешманың  түрәсе Трифонов белән сөйләштек. Безнең эш: юлда нараттан баганалар әзерләү, 15 метр киңлектә урман ызаны ачу, һәр 75 метр саен баганага чокыр казу, аны утырту, фарфор изоляторлар борып кертү. Менә шунда эшләгәндә куе тал арасында 6нчы чакрым баганасын очраттым. Патша заманында шул юл ясалганда 1910 елны куелган. Нәкъ 46 ел торган. Безне куе урман, сазлар ураткан, эссе, кигәвен, атлар да түзми. Алай да, аванс итеп азык алып киләләр иде, ләкин ирләр түзмәделәр, кайту якны карадылар. Өйдә бит гаилә калган, печән өсте һәм башкасы. Трифонов ялынса да, кайтып китәргә мәҗбүр булдык. Соңыннан Осиновка ирләре эшне тәмамлаганнар икән.

Көзен леспромхоз урман әзерләүгә чакырды. Ул вакытны бу эш мәҗбүри түгел иде, Сталин заманалары үтеп бара. Без, Хәлим, Рево, Сәгыйть, Ришат Дәүләшев леспромхоз конторы аркылы вакытлыча эшкә урнаштык. Кыш буена башта Шадриха, аннары Кучеметьевка дигән авылларда машинадан көне-төне Тап елгасына агач түктек, аннан соң безне Маранкага түбән складка ат белән агач тарттырырга җибәрделәр. Анда эшләгәндә атларны алып, үзебезне Вагай районы читенә урман участогына җибәрделәр. Электр  белән такта яручының ярдәмчесе булдык. Вазифабыз - агач тирәсен кардан чистарту, агачны этү, кабельне күчереп йөртү иде. Без анда урман әзерләү сезоны беткәнче хезмәт иттек. Безнең эш хакы зур түгел, шул исәптән ашый да идек. Ул вакыттагы акча белән кулга 300-500 сум керә иде. 1957 елның апрель башларында без, әлеге дә баягы теге биш егет, сал агызуга урнаштык. Төрле авыллардан бик күп кеше җыелдык. Безне тракторга төяп Карбан  күпере дигән урман участогына алып киттеләр. Патша заманында Осиновкага Тап елгасы аркылы агач күпер салынган булган. Бу участокта зур барак урнашкан, яртысында 15 яшьтән 50 яшькәчә ирләр, икенче яртысында хатын-кызлар яшәде. Эш хакы зур иде, агач әрдәнәдә  (штабель) 1000-3000 сум дип язылып куйган. Шул әрдәнәләрне елгага тәгәрәтеп, ыргаклар белән этеп елга буйлап Карагай авылынача озатабыз (елга белән 30-40 чакрым). Карагайда ул агачлардан саллар ясыйлар. Аларны Төмәннән пароходлар килеп Тубыл, Түре  елгалары буенча Төмәнгә алып китәләр. 2-3 кеше сал өстендә шалаш ясап, аны Төмәнгә кадәр озатып бара. Безнең белән икедән туган энем Тимергали Бикшанов та эшләде. Мин яңа пешкән икмәк алып килергә, мунчага керергә авылга кайтып килдем. Әни әйбәт кенә йөрде, ураза тотты. 29 апрельдә әниең каты авырый, леспромхозның участок шифаханәсендә ята, дип хәбәр килде. Кайтып киттем. Әнинең төсе үзгәргән, “Күрше Әминә апаңда авыз ачканда каз сөяге кадалды, ахры”, - ди. Әнине тиз арада район шифаханәсенә алып барырга куштылар. Колхоздан ат алып көч-хәл белән Яркәүгә алып барып тапшырдым. 30 апрель - гает көне, иртәгә 1 май. Шифаханәдә рәтле табиблар да юк, хирург Төмәнгә киткән. Мин фатирга Шәрифә әбигә кайтып киттем. Иртә белән азык-төлек алып барган идем, ишек алда эленгән ятак әйберләрне күреп коелып төштем. Кемнеңдер үлгәне билгеле булды. Мин барып кергәч, шәфкать туташы елап җибәрде: “Әниең кичә үк, син кайтып киткәч үлде”, - диде. Әнигә 57 яшь иде, шулай дөньяда иң якын кешемне югалтып, 90 яшьлек әби белән калдым, апа кияүгә киткән.

Сал агызудан китәргә туры килде, чөнки хуҗалыкны, әбине карарга кирәк иде. Новостройкада кран белән баржаларга агач төйиләр, мин дә шунда эшкә керештем. Җәен колхоз эшенә йөрдем; кибән утырттык, урып-җыюда Покровкага машина белән икмәк тапшырдык. Октябрьдә армиягә китәргә чакыру килде. Хәрби хезмәткә бөтен авыл озатты. Төмәндә “телятник” дип атала торган йөк эшелонга төяп, Көнчыгышка киттек.

(Дәвамы бар).

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума