Материалы

Тиешенчә, намус белән эшләде

последние и лучшие новости искусства в мире

27-925 июньдә профессор, медицина фәннәре докторы, Төмән дәүләт медицина академиясе кафедрасы доценты, молекуляр-генетик диагностика үзәге җитәкчесе, күзәнәкнең яман шешкә трансформацияләнүен иртә ачыклау проблемалары белән шөгыльләнүче һәм профилактик онкологиянең стратегик алымнарын эшләүче танылган Төмән табибы Әхәт Хәлим улы Сабировка 62 яшь тулар иде.

Әхәт Хәлим улы әле балачакта ук табиб булырга хыяллана. Өлкән абыйсы Наил аның турында искә ала: «Ул вазелинлы кечкенә банканы гел ыштан кесәсендә йөртте. Күршедән - күршегә йөреп, беркем авырмыймы, дип белешеп, сызлаган урыннарны вазелин белән сылап, “медицина ярдәме” күрсәткән. Дүрт яшьлек «доктор»ның шундый җитди йөзе булган ки, өлкәннәрнең аның уеныннан көлү башларына да килми. «Миңа вазелин нәкъ бер атнага җитә иде. Мин әбидән биш тиен сорап, медпунктка йөгерәм, яңа яшел банка сатып алам. Тик хәтерләмим, бу «табиблыкка» нәрсә этәргеч булды?» - диеп Әхәт Сабиров «Тюменская правда» газетасына биргән әңгәмәсендә сөйли. Кешеләрне дәвалау буенча гади генә балачак хыялы тормышка ашыр дип кем уйлый алган?

«Кешеләрдә барыннан да күбрәк нәрсәне бәялисез?» дигән сорауга Әхәт абый: «Элементар гаделлек. Мин характерым буенча шартлаткыч шикелле кеше, үпкәләтә алам, кискен әйтәм. 15 минут уза – мин бу ситуациядә хаклы түгеллегемне аңлап, үзем беренче барам һәм кулымны сузам. Минем өчен иң мөһиме – намуслылык, кеше алдашмасын».

Әлбәттә, кечкенә татар малае медицина даирәләрендә шундый танылган, чын галим булыр дип кем ышанган? Мәктәпне тәмамлаган елны ул Төмән медицина институтына укырга керә һәм тырышып укый. Абыйсы Наил бу хакта да искә төшерә: «Бервакыт Әхәт институттан кеше баш сөягенең скелетын алып килгән һәм беркемгә дә күрсәтмичә, аны карават астына яшергән. Әби бүлмәне җыештырган арада баш сөяген күрү белән аңын югалта. Әбине «өй табибына» хискә китерергә туры килә. Тик бу юлы вазелинсыз гына дәвалый».

Бәхет нидә? «Бәхетем - минем оныкларымда! Минемчә, тормышым юкка узмады! Мин көн саен оныклар белән телефон аша сөйләшәм, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә алар миндә - авылда. Кайчагында оныгыбыз белән ишегалдында казыган кечкенә күлдән балык тотабыз. Иң зур ләззәт һәм ял бу! Ә бакчамда газон, җиләк-җимеш агачлары, әллә нинди түтәлләр юк», - диеп илһамланып сөйләгән ул.

Ул үзенең бөтен гомерен медицинага хезмәт итүгә багышлый. Кешеләргә бервакытта да юк дия белми. Үз эшен һәрвакыт намус белән җиренә җиткереп башкара.

«Тиешенчә, намус белән эшләү» — аның тормыш девизы иде. Һәр кешенең күңеленә үтеп керә торган сүзләр табып сөйләшә белде.

Йөзләгән, меңләгән кеше коткарылган тормышлары өчен аңа рәхмәтле. Һәрвакыт ярдәмчел Әхәт абыйны туганнары, абыйлы-энеле Наил һәм Азат Сабировлар, авылдашлары сагыналар. Тик үзен куркыныч чирдән саклый алмады.

Бүгенге коронавирус чорында алдынгылар арасында коронавирус белән көрәшүче Әхәт абыйның кардәшенең улы, туганы Тимур Мирхәт улы Сабиров медицина өлкәсендә кешеләргә хезмәт итү эшен уңышлы дәвам итә. Ул абыйсы эзеннән атлап, яшь, уңышлы һәм үсеп килүче табиб һөнәренең дәвамчысы.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума