Материалы

Тыл ветераны

последние и лучшие новости искусства в мире

17-6Сугыш елларында ачлыгын да, ялангачлыгын да күргән якташыбыз, хәзерге көндә берүзе исән калган тыл ветераны Хәбибчамал Мөхәммәтсәлим кызы Назырова Вагай районы, Индәр авылында туып-үскән. 1931 елның 15 июне көнне өч балалы гаиләдә беренче булып туа. Әнисе - Хәтербигә әби, әтисе – Мөхәммәтсәлим бабай. Әтисе – Герман сугышына китә, әнисе өч кызы белән кала. Сабакташлары кебек Хәбибчамал да 2-3 сыйныф кына укый. Өй хезмәтендә булыша, олыгая килә колхозда эшли башлый. Елгадан агач йөздереп, балык тотып, печән эшендә булышып йөри.

Яланаяк, ачлы-туклы, кием-салымсыз балалар ләбәдә, кычыткан ашлары ашыйлар. Кышлары салкын, озын була. Аңа авылыбыздан шул елларны чыгып китәргә туры килә. Күрше рус авылы Таскаевода әнисе һәм сеңелләре белән, хайваннар чыгып чәчелгән кырны таптамасыннар өчен, колхоз капкасын көтәргә баралар. «Шул елларны без күргәннәрне китап итеп язып, кино төшерсәң дә бетмәс. Сөйләгәндә генә шулай җиңел, үзең күреп үскәч, бик авыр», - дип куя Хәбибчамал әби.

Менә шулай итеп яши хәзерге көндә Хәбибчамал әби. Киләсе Җиңү бәйрәме белән котлап, аңа исәнлек-саулык, сәламәтлек, тыныч картлык, балаларының уңышларына сөенеп яшәвен телибез.

Тания АЙБАТОВА, Вагай районы, Индәр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума