Материалы

Үткән гасырдан кайтаваз

последние и лучшие новости искусства в мире

“Огненная душа” дигән клуб әгъзалары алдында Белгород өлкәсе, Яковлево районы, Ямское авылы тирәсендә тарихи казыну, эзләнү эшләре барышында иң каты һава сугышы булган җирдә бәреп төшерелгән самолетларның агрегат номерларын табу бурычы куела. Нәтиҗәдә, 2018 елның 11 август көнендә, бомбага тотучы Пе-2 самолетының агрегат номерын табалар. Соңыннан самолетның экипажы билгеле була: летчик Евгений Жижко (Украина), штурман Александр Степанов (Белорусь), радист-укчы – якташыбыз, авылдашым, Түбән Тәүде районы (элекке Велижан районы), Эске авылы егете Әхмәт Тимербулатов.

Бөек Ватан сугышында безнең Түбән Тәүде районыннан 3373 кеше алына, сугышта 2361 кеше һәлак була, 640 кеше хәбәрсез югала.

Эске авылыннан 89 кеше китеп, 26сы исән кайта. Хәзерге көндә ветераннарның берсе дә юк. Бу күрсәтелгән коры саннар. Алар артында күпме язмышлар, күпме яралар, күпме күз яшьләре...

Исән калган гаиләләрнең, якыннарның күңелендә җавапсыз сораулар: кайда һәлак булган, кайда үлгән, кайда күмелгән?..

Аларның хатыннары гомер буе көтеп, сорауларына җавап ала алмыйча, якты дөньядан китеп барганнар. Вакыт аяусыз. Инде алардан туган балалар да күбесе юк, исәннәре дә санаулы, инде олы яшьтәге кешеләр. Алай да әле нәсел дәвамчысы – оныклар, оныкчыклар бар.

Җитмеш биш еллык катламны актарып, кинәт йокысыннан уянган вулкандай, йөрәктәге сугыш вакытындагы яраларны яңартып, шул ук вакыт күңелләрдә моңсу шатлык, чиксез горурлык хисе уятып, Түбән Тәүде районының Эске авылына, аяз көнне балкыган яшен кебек, үткән гасырдан кайтаваз булып, хәбәр килә. Бу Эске авылыннан сугышка киткән укытучы Әхмәт Тимербулатовның сугышта күрсәткән батырлыгы турында хәбәр.

Мин “Хәтер” китабын актарам. Сугыштан кайтмаган күп якташларыбыз арасыннан аның фамилиясен табам. ”Ахмет Тимербулатов – старшина, погиб 5 июля 1943 года”. Кайда һәлак булган, кайда күмелгән. Билгесезлек. Баксаң, шушы коры саннар астында авылдашыбыз, татар улының батырлыгы тора икән.

Әхмәт Тимербулатов биографиясеннән. Әхмәт 1918 елда туган. Ул армиягә киткәнче мәктәптә география укыткан, хатыны шул ук мәктәпнең директоры булган. 1939 елда аны Совет Армиясе сафларына алалар һәм ул Минск шәһәрендә хезмәт итә. 1941 елда, хезмәттән азат ителер көннәрдә сугыш башлана.

Аны Смоленск өлкәсенең Козельск шәһәренә укчы-радист курсларына укырга җибәрәләр. Соңыннан Суворов һәм Богдан Хмельницкий орденлы Висленский авиаполкына эләгә һәм шунда аның хәрби очышлары башлана.

Аларның экипажы дошманның җирдәге тере көчләрен, техникасын, дзотларын юк итеп, аэродромга һәрвакыт уңышлар белән кайталар.

Менә аның архивтан табылган характеристикасы: кече командир Әхмәт Тимербулатов үзенең тәртиплелеге белән бер шелтә дә алмаган кеше. Очыш вакытларында элемтәне тота һәм шул ук вакытта үзенең пулеметы белән дошман атакасын кире кайтара.

1943 елның 6 январенда очышларында экипаж дошманның өч атакасын кайтарып, самолетларының бер тырналган урыны да булмаган килеш кайталар. Шушы очышларында җирдә дошманның тере көчләре һәм зенит нокталары юкка чыга.

1943 елның январенда аны СССР Югары Советы президиумы немец басып алучылар белән көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкли.

1943 елның 5 июлендә барган һава сугышында безнең 9 Пе-2 самолеты катнаша. Алар Бутово авылы тирәсендә 2700 метр биеклектән дошманның тере көчләрен һәм техникасын шартлатып кайтканда, күп сандагы истребительләр чолганышында калалар. Каты һава сугышында безнең 6 самолет, дошманның 5 самолеты бәреп төшерелә.

Беренче бомбардировка авиаполкының 1943 елның 3 июлендә чыккан приказы буенча укчы-радист Әхмәт Тимербулатов сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены”на лаек була. Ике көннән соң, 5 июльдә барган һава сугышында Әхмәт Тимербулатов һәлак була.

Шундый батырлар үрнәгендә без туган ил, туган җир төшенчәсен тирәнрәк аңлый башлыйбыз. Аларның күрсәткән батырлыгы соклану, горурлану хисләре уята, аларның исемнәрен мәңгеләштерә.

(Түбән Тәүде районында чыга торган “Светлый путь” газетасында 8 декабрьдә чыккан Сергей Квасовның “Отголоски Великой Отечественной войны” дигән материалыннан файдаланып яздым).

Гөлнур ХӘЙРУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума