#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тормыш тәҗрибәсе тупланган чор

последние и лучшие новости искусства в мире

13-8Вагай районының ерак бер читендәге Казанлы авылында Ватутовлар гаиләсе гөрләтеп тормыш алып бара. Гаилә башлыгы Шәвәли Али улы март аенда 60 яшьлек юбилеен каршы алды. 60 яшь ул ир кеше өчен хезмәт чорын йомгаклау мәле, зур түгәрәк дата иде. Тик ил җитәкчеләренең пенсия яшен арттырулары бу гомер буе көтеп алган көнне берничә елга кичектерде. Алай да Шәвәли Ватутовның хезмәт юлларын барлап китик әле.

Казанлы урта мәктәбен тәмамлаган яшь егет 45нче Дубровное урта һөнәри техник училищесына укырга керә. Анда 3 класслы тракторчы-машинист һөнәрен үзләштереп, 1978 елда “Зеленогорский” совхозына эшкә урнаша. Аннары ил алдындагы бурычны үтәү – хәрби хезмәттә 2 ел сизелми дә үтеп китә (хәзер шулай язасы гына җиңелдер бәлки). Дөнья күргән, рухи һәм физик яктан ныгыган егет туган “Агитский” совхозына тракторчы булып керә һәм шунда 1992 елга кадәр хезмәт куя. Күп Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр алып эшләгән Шәвәли Али улына аннары колхоз кырларын иңләргә насыйп булмый. Совхоз бетә. Ә гаиләне туендыру ир кеше өстендә. Ул урта мәктәпкә мич ягучы булып урнаша. Казанлы хакимиятендә тракторчы вазифасын башкара. Кая гына эшләсә дә, тырышлыгы, намуслылыгы, үҗәтлеге, эшкә җаваплы каравы белән аерылып тора. Иң авыр елларда да ике кулына эш таба.

Ә инде соңгы елларда шәхси хуҗалыгын үстереп җибәрә. Хәзер инде Шәвәли Ватутовның 8 сыеры, 8 аты, 8 башмагы, күпләгән сарык, тавык, казлары бар. Участогында күпләп бәрәңгесен үстерә, яшелчә, җиләк-җимеше дә мулдан. Артыгын сата. 2010, 2018 елларда шәхси хуҗалыгын уңышлы алып барган өчен бәйгедә җиңеп Вагай районы башлыгы Дипломы белән бүләкләнә. 2019 елда шәхси хуҗалык алып баручы кешеләр арасында беренчелекне яулый.

Шәвәли Али улы бер дигән гаилә башлыгы, кайгыртучан әти дә әле. Тормыш юлдашы Флера Рәхимчан кызы белән 6 кыз тәрбияләп үстерәләр. Ике кызлары югары медицина белеме ала, 3се колледж тәмамлый, кечесе кондитер-пешекче булырга укый. Бүгенге көндә һәркайсының үз гаиләсе бар. Үзара дуслар, бер-берсен кайгыртып, булышып яшиләр. Туган өйгә кайтып, әти-әниләренә дә булышып китәләр. Әби белән бабайның 10лаган оныгы үсеп килә.

Ватутовлар гаиләсе эш сөючән, дус, бердәм булуы белән күпләргә үрнәк тә әле. Шәвәли Али улы – авылда хөрмәтле кеше. Аның бер дә тик торганын күрмәссең, шулкадәр зур хуҗалык булуына карамастан, спорт белән шөгыльләнергә, салкында чыныгырга, авыл, район, өлкәдәге яңалыклар белән танышып, үзе дә актив катнашырга өлгерә. Казанлы авыл Думасы депутаты, “Бердәм Россия” политик партиясе әгъзасы, авыл мөселман оешмасының актив ярдәмчесе дә. Ураза, Корбан бәйрәмнәренең даими спонсоры да. Гомер юлында нәтиҗәле эшләр башкарган Шәвәли Ватутов алты дистәне лаеклы үткән зат. Алга таба Аллаһы Тәгалә биргән елларын иманлы, бәрәкәтле, шатлыклы тормышта кичерергә насыйп булсын.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836