#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тормыш – бетмәс-төкәнмәс белем ул...

последние и лучшие новости искусства в мире

27-12Күптән түгел Ялутор районының Исәт урта мәктәбе стенасына 26 ел Исәт мәктәбен җитәкләгән Мирсат Латыйпов белән 28 ел завуч вазифасын башкарган Рәхимгәрәй Алимбаевка истәлек такталары куелды. Шул тантананы тамаша кылырга барганда, авыл имамы Әнис хәзрәт Латыйпов безне 37 ел укучыларга физика һәм математика фәннәреннән төпле белем бирүче, 15 ел мәктәп директоры булып эшләгән Мөхәммәткалы Насыйбулла улы Кадыйров белән якыннан таныштырды. Һәм хөрмәтле авылдашының мәктәпнең данын өлкә күләмендә күтәрүгә куйган көчен, укытучылары һәм укучыларының яулаган уңышларын санап китте...

Арада була бит кешеләр - зыялылыгы йөзенә бәреп чыккан. Озын буйлы, төз, нык гәүдәле, сабыр холыклы Мөхәммәткалы Насыйбулла улы нәкъ менә шундыйлардан. Ул балачактан физика, математика фәннәре белән кызыксынса да, укытучы булырга хыялланып та карамаган. Әмма язмыш белән бәхәсләшеп булмый шул. Эшчән, тырыш, белемле яшь егетнең мөмкинлекләрен яхшы белгән мәктәп директоры Мирсат Әбделхак улы аңа физкультура һәм хезмәт дәресләрен алып барырга тәкъдим итә, ә ул, икеләнмичә, баш тарта. Махсус белеме булмагач, балалар язмышына зыян китерүдән шикләнә. Әмма җитәкче очрашкан саен аны төрлечә кызыксындырып, үгетләп тә күндерергә тырыша. Ниһаять, ул бер ел эшләп, үзен сынап карарга була. Шагыйрь М.Волошин: “Тормыш – бетмәс-төкәнмәс белем ул. Кулыңа таягыңны ал да, юлга чык!” – дигән. Бер ел гына эшләргә ризалашкан Мөхәммәткалы Насыйбулла улы менә инде 37 ел әлеге таякны тотып, мәктәп сукмагын таптый. Югары белемен ул мәктәптә эшләп туплаган тәҗрибә, сынаулар белән ныгыта, үстерә. Шул еллар эчендә кем генә булмады ул: укытучы, класс җитәкчесе, актер, “Яр-канат” җыр ансамбле җитәкчесе, ә иң мөһиме – ул укучыларының кумиры булды. Балалар белән чаңгыда шудылар, шахмат, шашка, волейбол уйнадылар, төрле техникаларны үзләштерделәр. Район, өлкә күләмендә узган ярышларда бик теләп катнашып, призлы урыннар яуладылар. 1986 нчы елда үзенең эшен зур җаваплылык белән башкарган, укытучылар, ата-аналар, укучылары белән уртак тел таба белгән укытучыны мәктәп җитәкчесе итеп билгелиләр. Шул көннән ул сигезьеллык мәктәпне урта белем бирүче уку йортына әйләндерү турында уйлана. Районның көньяк өлешендә татар милли мәктәбе булырга тиешлеген, үзенең укытучылар коллективының балаларга ныклы белем бирергә әзер икәнен дәлилләп, ике ел буена район һәм өлкә түрәләренә йөри. Һәм тырышлыгы юкка булмый, нәтиҗәдә, 1990 нчы елда Исәт авылында ун еллык мәктәп ачыла. Аннары 1999 нчы елда таштан яңа мәктәп бинасы төзү эшләре башлана. Мөхәммәткалы Насыйбулла улы авылның чын патриоты буларак, мәктәп төзүче эшчеләр белән көне-төне бергә эшли. Тиз вакыт эчендә мәктәптә тормыш яңадан кайный башлый. Биредә белем бирүдән башка, 3 гектар җиргә укытучылар белән укучылар бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә, суган утырталар. Җәйге каникулда чиратлап эшләп, көзен бай уңыш җыеп алалар. Аны мәктәп ашханәсенә тапшыралар, артканын сатып, шул акчага укучыларны илебезнең төрле шәһәрләренә экскурсияләргә алып баралар. 2009 нчы елда М.Кадыйров җитәкләгән мәктәп исеме “Россиянең әйдәп баручы белем бирү учреждениесе” милли реестрына кертелә. 15 ел мәктәп директоры булып эшләгәннән соң, ул бу җаваплы вазифасын ташлап, укытучылык хезмәтен дәвам итә. Балаларны уйларга, фикерләргә, үз көчләренә ышанырга, куелган максатларына ирешергә, миһербанлы булырга, яхшы күңелле кешеләр барына ышанырга өйрәтә. Шул ук вакытта күпме күңел җылысын, көчен, энергиясен бирә ул аларга. Аның дәресләре киеренке уку хезмәте белән генә тулып тормый, белем алу бәхете белән тулыландырыла. Ул туктаусыз белемен арттыру буенча эшли, иҗади эзләнә, яңа программаларны өйрәнә, яшь укытучыларга ярдәм итә, тәҗрибәсе белән бүлешә. 2006 нчы елда Мөхәммәткалы Насыйбулла улының күпсанлы Мактау кәгазьләре, өлкә губернаторының ике Рәхмәт хаты арасына “Росия Федерациясенең гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” дигән билге өстәлә. Ир-атның уңышында, һичшиксез, янындагы хатын-кызның, гаиләсенең йогынтысы зур икәне беркемгә дә сер түгел инде. Өйдә ул акыллы хатыны Асия Наил кызы, уңган уллары, сөекле кызының мәхәббәтен, хөрмәтен, кайгыртуларын тоеп яши. Шуңа да җиң сызганып эшләп, яңадан-яңа үрләр яуларга әзер.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836